Дилә Нигъмәтуллина гомерлек үкенече булуын әйтте

Татар эстрадасы артисты вакытсыз арабыздан китеп барган җырчы Эльмира Сөләйманованы искә алган. Бу хакта «Шәһри Чаллы»

– Эльмираны «Йолдызлар фабрикасы» проектыннан бирле беләм. Аларны өч солист итеп җыйдылар да, «Кабат» төркеме оештырдылар. «Татар җыры» фестивалендә исә мин шул трио белән ул вакытта бик популяр булган «Бәллүр савыт» җырын башкардым. Ул вакытта ук Эльмирага: «Син төркемдә җырлый торган җырчы түгел. Сиңа соло карьерасын башларга кирәк», – дип әйткән идем. Минем әйткәннәрем дөреслеккә туры килде. Ул бик тиз популярлашып китте, җырларга ашкынып тора иде. Шуннан «Барс Медиа» агентлыгы белән эшли башлады. Без бергә гастрольләргә йөрдек. Дуслашып кына түгел, туганлашып беткән рәхәт чорлар иде ул.

Эльмира истәлегенә концертка мине чакырмасалар, хәтта ачуланыр да идем әле. «Онытмагыз, дуслар, туганнар» дигән җырны алып килдем. Әлбәттә, Эльмира кебек җырлый алмам, әмма мин үземнән ниндидер үзенчәлек өстәргә булдым. Концертта ул гел икенче төрле яңгыраячак.

Яшермим, башта Эльмираның «Дуслар китә» җырын сайлаган идем. Шунысы үзенчәлекле: ул җырны Эльмира Вәсилә Фәттахова вафат булгач сәхнәдән башкарган иде. Миңа исә: «Бу җырны җырларга курыкмыйсыңмы? Бу бит мистик сыйфатларга ия җыр», – дип тә әйтүчеләр булды. Шуның өстенә, бүгенге көндә әлеге җыр сүзләренең авторы да исән түгел. Алай да бу җырны үзем теләгәнчә яздырырга тотынган идем. Әмма, русча әйтмешли, «не зашло», ничектер дөрес яңгырамады, җыр өстендә эшләве дә кыенлаша барды. Аннары икенче җыр сайладым.

Эльмираның китүенә әле дә ышана алмыйм… Аның үләренә 2-3 атна кала «Мәйдан» телеканалы оештырган Яңа ел съемкаларында очрашкан идек. Әйе, авыртып торганын белә идем. Әмма кем авырмыйча тормый?! Үкенечем калды, гомерлек үкенечем. Озатырга бара алмадым! Ул вакытта үзем дә бик авырдым, хәтта күзләремне ачып карар дәрәҗәдә түгел идем. Күңелемдә калды барыбер! Шуңа да бу концертта һичшиксез катнашырга тиешмен дигән карар кылдым. Без аны онытмаска тиеш! Эльмира һәрвакыт күңелләребездә яшәр, – дип сөйләде җырчы Дилә Нигъмәтуллина.

 


Фикер өстәү