Бакчачы  Морис Нәгыймов: «Сентябрь – куак утырту өчен иң шәп вакыт»

Алма, груша үсентеләрен көзен утыртсаң, уңышны бер ел алданрак бирәчәк. Биектау районының Дөбьяз авылында яшәүче 74 яшьлек бакчачы Морис абый Нәгыймов моны күптән сынаган. Дүрт ел элек Башкортстаннан күченеп килгән мичуринчы безнең шартларга туры килердәй сортларны үстерү, уйлап табу белән мәшгуль. Аның питомнигында без дә булып кайттык.

Заманасында агроном булып эшләгән, 40 елдан артык бакчачылык белән шөгыльләнгән Морис абый яшелчә, җиләк-җимеш үстерүнең бар серен белә. Бишбүләк районындагы Кыңгыр-Мәнәвез авылында туган Морис кечкенәдән бакча эшенә тартылып үсә. Әтисе Тәлгать – авылда беренче бакчачы. 27 төп алмагач утырта. 2 нче сыйныфта укучы Морис исә бу эштә – уң кулы. Малай шул елларда ук төрле җиләк-җимешләр үскән бакча булдыру турында хыяллана. Агрономия буенча техникум, вуз тәмамлый. Алты ел агроном булып эшләгәч, техникумда студентларга шул өлкәдә белем бирә.

Бакча булдыру хыялын 35 яшьтә генә тормышка ашыра егет. Бакчасында 29 сортлы алма, 19 төрле груша, виноград, абрикос, зелпе һәм башка җиләк-җимешләр үстерә. 1998 елда  үсентеләр әзерләп сата башлый. Мул уңыш алу, саклау, чирләргә каршы көрәш чаралары турында махсус белешмә дә яза. Әлеге китапчыкны кабат яңартып чыгарырга нияте бар.

Питомнигында бүген 70 төп  груша, 90 алмагач бар. Авылда бакчачыны бик белмәсәләр дә, якын-тирә авыллардан, Казаннан кадәр ишетеп киләләр икән. Бер үсенте бәясе – 500 сум.

– Начар сортлар үстермим. Берсен дә аерасым килми. Барысын да күңел аша уздырып тәрбиялим. Арада җәйге, көзге һәм кыш буе ашый торганнары да бар. Кемдер баллы «Конфетное» сортын, кемдер әчкелтемен сорый. Бераз әчкелтем һәм баллы сортларга «Анис алый», «Башкирский красавец», «Анис полосатый»ны кертәм, – ди Морис Нәгыймов.

Башкортстанда үскән агач Татарстанда уңыш бирмәскә мөмкин. Шуңа күрә  яңа төрләрен эзләп табып, безнең туфракка яраклысын питомнигында гел  сынап тора. Грушаның «Августовская роса» сортын иң тәмлесе дип саный. Быел беренче тапкыр хуш исле «Степенная» сортлы алмадан авыз иткән. Хәзер шуны сатуга әзерли башларга җыена. Алмадан исә «Мечтательница», «Вишневый», «Юбилей Москвы»ны үстерә. «Дочь Папировки» август ахырында өлгерә һәм алмалар ике ай буе ботакта эленеп тора икән. Бакчасы булганнары өчен үзе бер – табыш. Хәзерге вакытта  Морис абый алмагачның – 14, грушаның 9 сортын үстереп сата.

– Соңгы 20 елда Россиядә безнең селекционерлар грушаның бик яхшы сортларын чыгара башлады. Башкортстан, Мичуринск, Свердловск, Мәскәү өлкәсендә уйлап табылган сортлар эре, тәмле булуы белән аерылып тора, – ди бакчачы груша турында. – Безнең шартларга «Лада», «Памяти Яковлева», «Заречная», «Октябрина», «Флейта», «Степенная» дигәннәре туры килә. Соңрак өлгерә торганнары – «Солтан», «Декабринка», «Гера». Соңгысы февраль азагына кадәр саклана.  Аны алмагач кебек тәрбиялисе. Сортларны дөрес сайларга гына кирәк. Груша ботаклары өскә үрмәли, шуңа күрә очларын кисеп торырга онытмагыз. Җимеше озак сакланмый, суыткычка куярга кирәк. Алманы тартмада кыш буе саклар өчен араларына пычкы чүбе салыгыз.

Алмаларның зурлыгы – 80–120 грамм тирәсе. Татарстан селекционеры Осипов уйлап тапкан «Тиньковская» сорты – 200 грамм. 250шәр граммлы алма бирә торган «Җигулевская» сорты да бар әле. «Сенат Орловский» дигәне 300 граммга җитә. Бакчачы хәзер шул сортны өйрәнә. Грушаларның зурлыгы – 60–180 грамм чамасы. «Ульяновская» дигәне 250 граммга җитә. Эресен саклау авыр. Шуңа күрә 150 граммлысы да җиткән, дип  киңәш итә бакчачы.

Чирләргә каршы ничек көрәшергә?

Моның өчен ике препаратны кулланырга киңәш итә ул. 7 процентлы мочевина эремәсен көздән яфрак коелып беткәндә сипсәң, күп чирләр, күбәләк салган күкәйләр дә, гөмбә,  кутырлар да юкка чыгачак. Көздән соңга калсаң, язын бөреләр уянганчы сибәсе. Микъдары: 10 литр суга 700 грамм мочевина исәбеннән.

Яз көне бөреләр күренә башлагач, 3 процентлы бакыр купоросын сибүнең дә файдасы зур. Җәен бу препаратның 1 процентлысын сайлап, 3–4 тапкыр сибәсе. Җимеш кортына каршы фуфанон яки аны алыштыра торган препарат кулланырга мөмкин. Моны алмалар баш бармак кадәр булганда башкарырга ярый. Бер корт сигез алмага зыян китерә. Барлык коелган алмаларны җирдән  җыеп бетерергә кирәк.

Бакчачы әйтүенчә, сентябрь – алма, груша утырту өчен иң кулай вакыт. Үсүдән туктаса да, тамырлар ноябрьгә кадәр ныгыячак. Яздан утыртсаң, үсентеләр 1–2 ай чирләп утырырга мөмкин. Гомумән, уңышның мул булуы үсентене  дөрес итеп утыртудан тора. Сатып алуга ук утыртмасаң да була. Берәр көн балчык, су салынган суда тотарга мөмкин. Аннан чокырга тирес, бер үсентегә өчәр стакан азофоска яки нитрофоска  ашламасы салып утыртасы. Суны 1–2 генә чиләк түгел, күбрәк итеп сибегез. Берәр атнадан су сибүне тагын шулай кабатлагыз.

Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү