Агымдагы елның 2 маена кадәр декларацияне тапшырырга кирәк

Былтыр алган керемнәр буенча салым декларациясе тапшыру өчен тагын бер ай чамасы вакыт калды. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт Йортында узган брифингта искә тешерделәр.

– Декларацияне агымдагы елның 2 маена кадәр тапшырырга кирәк, – диде Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин. – Ә салымчылар исәпләгән акчаны түләү өчен 2023 елның 17 июленә кадәр вакыт бирелә.

Тиешле вакытта керемнәр буенча салым декларациясе тапшырмаган өчен 1мең сум күләмендә штраф каралган.


Фикер өстәү