Былтыр Татарстанда 24 миллиардер теркәлгән

Узган ел республикада керемнәре 1 миллиард сумнан артып киткән 24 кеше казнага 367 миллион сум салым түләгән.

– Татарстанда миллиардерлар саны җитәрлек дип саныйм. Димәк, республикада бизнес бик яхшы үсеш алган дип уйларга җирлек бар, – диде Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.

Быелгы декларация кампаниясе кысасында, былтыр алган керемнәре турында республикада яшәүче 4 миллиардер хисап тоткан инде. Алар республика бюджетына 151 миллион сум акча күчергән. Гомумән алганда, быел салымчылар 3 миллиард сумнан да күбрәксалым җыярга ниятли. Әлеге акча тулысынча республиканың тупланма бюджетында калачак, диделәр брифингта.


Фикер өстәү