Узган ел алган керем өчен 2 майга кадәр хисап тотарга кирәк

Узган ел алган керем өчен 2 майга кадәр хисап тотарга кирәк. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстани буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин искә төшерде.

«2023 ел өчен декларация кампаниясе тәмамланырга бер айдан да кимрәк вакыт калды. Узган ел алган керем өчен 2 майга кадәр хисап тотарга кирәк», — диде җитәкче.

Аның әйтүенчә, тиешле вакыттан азрак исәптә торган милекне сатканда, якын туганың булмаган кешедән кыйммәтле бүләк алганда, лоторея отканда, торакны арендага биреп торганда, Россиядән читтә урнашкан чыганаклардан керем алганда декларация тутырырга кирәк.

«Керемнәре турында вакытында хисап тотмаучыларга кимендә 1 мең сум күләмендә штраф яный», — диде Марат Сафиуллин.


Фикер өстәү