Керемгә кайсы очракта салым түлисе юк икәнен әйттеләр

Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин кайсы очракта керемгә салым декларациясе тапшырырга кирәкми икәнен әйтте.

“Физик затлар ике очракта керемнәре өчен хисап тотудан азат ителә. Беренчедән, мирас итеп алган, приватизацияләнгән, якын туганыңнан бүләк буларак яки рента килешүе буенча алган һәм бердәнбер милеккә өч ел хуҗа булып торганда, салым декларациясе тутырырга кирәкми. Калган барлык очракта да, милек биш ел һәм аннан да күбрәк вакыт бер кешедә теркәлергә тиеш”, – диде ул.

Марат Сафиуллин әйтүенчә, күпме вакыт хуҗа булып торуга карамастан, бәясе 1 миллион сумга кадәр милек һәм 250 мең сумга кадәр транспорт чаралары өчен дә салым салынмый.

“Салым декларациясен яшәү урыны буенча салым органына тапшырырга кирәк, – диде идарә җитәкчесе. – Иң уңайлысы – моны Федераль салым хезмәте сайтындагы “шәхси кабинет” аша эшләргә мөмкин. Биредә мәгълүматның күп өлеше автомат рәвештә тутырыла”.


Фикер өстәү