«Россия командасында күрәсем килгән иде»

Кыш үтү белән сезонлы спорт төрләре дә тәнәфеска туктый кебек. Балтачта да күптән түгел чаңгы буенча бу кышка дигән соңгы ярышлар булды. Бу урында соңгы ярышлар дию дөрес тә булмас, чөнки хәзер инде һөнәри спортчылар гына түгел, авыл-районнарда да ел әйләнәсе чаңгыда шөгыльләнергә мөмкинлекләр бар. Алар өчен бу фәкать бер төрле чаңгылардан икенче төренә күчеш чоры гына. Күнегүләр дә, ярышлар да хәзер тәгәрмәчле-роликлы чаңгыларда үтәчәк.

Заманында Олимпия уеннарында катнашкан якташлары Фоадия Фәйзрахманова-Сәлимҗанова уңышларын әлегә (!) кабатлый алучы булмаса да, чаңгы спорты шактый популяр Балтачта. Ярышларның ниндиләре генә үтми: укучылар, яшьләр, коллективлар, өлкәннәр арасында да, көндезгеләре дә, төнгеләре дә, аерым кешеләр призына үткәрелүчеләре дә бар. Балтач-чаңгы сүзләрен әйтүгә, хаклы төстә, күз алдына бер образ килә. Районда бу төр спортны үстерүгә фанатларча хезмәт куйган, берничә буын чаңгычылар үстергән Ралиф Әскаров ул.

Татарстан чаңгы ярышлары федерациясе үткәргән рейтингта, шулай ук кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнүче тренерлар рейтингында да Балтач тренеры Ралиф Әскаров соңгы елларда гел лидерлар арасында. Үткән елгы сезонда, әнә, Рәсәй Федерациясенең 25 төбәгендәге балалар-яшүсмерләр тренерлары арасында “Елның иң яхшы тренеры” дип табылган. 38 еллык тынгысыз хезмәте нәтиҗәләре болар.

Кечкенә генә Курмала авылында туып-үскән егет чаңгы белән шактый соңлап – армия хезмәтләрен үтеп, Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетына укырга кергәч кенә җитди шөгыльләнә башлый. Ул физик яктан бик әзерлекле була, шуңа да уңышлары озак көттерми: республика күләмендәге студентлар чемпионатларында берничә мәртәбә призер, җиңүче була. Институтны тәмамлагач, зурлар арасында үткән ярышларда катнаша башлый һәм даими җиңүләр яулый. 1984 елда илкүләм ярышта 50 километрлы дистанциядә икенче урынны яулый һәм СССРның спорт мастеры нормасын үти. Ул чакта, укуын тәмамлап, Балтачта спорт мәктәбе директоры булып эшли башлаган була инде. Менә шуннан бирле район укучыларын, яшьләрен чаңгыга тарту белән мәш килә инде ул. Кырык елга якын вакыт эчендә күпме өметле укучылары республика, ил күләмендәге ярышларда җиңүләр яулаган. Төркемнәр алышына, лидерлар китә, булдыклы тренер яңа лидерлар үстерә. Ел саен кырыкка якын бала шөгыльләнә бу мәктәптә. Ә бит мөмкинлекләр дигәнең авыл, район җирлекләрендә әлләни булмый. Өстәвенә, чаңгы белән шөгыльләнү иң чыгымсыз юнәлеш, чаңгы белән таяклары булса, шул җитә дигән караш та яши, күп еллар коры фанатизм белән яулана нәтиҗәләр.

Әлләни ерак китәсе дә юк, 2017 елда гына да: “Ярышларда катнашу өчен финанслар бик начар, транспортны үзебез табабыз, инвентарьлар юк, булганы да бик иске”, – ди ул бер әңгәмәсендә. Юкса, ул чакта инде Ралиф абыйның Зәйнәп Нигъмәтҗанова, Рамил Хөснетдинов, Аяз Исмәгыйлев, Әмир Сөнгатуллин кебек республикада танылып килүче, республика күләмендә өметле укучылары була. Аның җитәкчелек тарафыннан кызыксыну җитми, безгә игътибарны арттырсыннар иде дигән теләген “ишетәләр”. Яктыртулы чаңгы юллары барлыкка килә, заманча уңайлыклары булган “Чаңгычы йорты” төзелә.

Аның бүгенге буын чаңгычылары да берсеннән-берсе матур нәтиҗәләргә ирешә. Команда белән дә, аерым төрләрдә дә Балтач чаңгычылары сынатмый. Әмир Сөнгатуллин, Динә Хаҗиәхмәтова, Алия Исрафилова… Уналты яшьлек Алиянең соңгы елдагы уңышлары аеруча күркәм. Елны зур җиңүләр белән тәмамлаган Алия инде быелга чыккач та, республика, ил күләмендәге дәрәҗәле ярышларда призлы урыннар алган. Февраль аенда Зәйдә үткән Бөтенрәсәй ярышында бер алтын, бер көмеш медальләр яуласа (спринтта һәм ирекле стильдә), Чаллыда үткән Кама марафонында ирекле стильдә 30 километрда һәм абсолют нәтиҗәләр буенча да беренче урынга лаек булган. Алия үз яшьтәшләре арасында республикада иң әйбәтләрдән санала, Рәсәй күләмендә иң-иң дигән 20 спортчы арасында.

–Шөкер, укучыларым уңышлары белән гел сөендереп тора. Кышын да, җәен дә мәртәбәле ярышларда медальләр яулыйлар. Бик тырыш, бик сәләтле балалар белән эшләдем һәм эшлим. Аларны аңлап, ярдәм иткән әти-әниләренә дә бик рәхмәтле мин. Гомерем буе Балтач чаңгычыларын Рәсәй җыелма командасында күрәсем килде – бу хыялым тормышка ашты. 2004 елгы Әмир Сөнгатуллин 2022 елдан Рәсәйнең юниорлар җыелма командасы составында чыгыш ясый…

 


Фикер өстәү