Җырчы Ильвина: «Канат куючы, кайвакыт шул канатны каеручылар да булды»

Җырчы Ильвина социаль челтәрләрендә еш кына үзе белән булган кызыклы вакыйгаларны, тормыш этаплары турында сөйләп бара. Күптән түгел ул үзенең кайда укуын, кемнәр укытуын бәян иткән видео урнаштырды.

Видеода җырчы КазГИКның бер аудиториясендә. Ильвина белдерүенчә анда алар Салават Фәтхетдиновка имтиханнар тапшырганнар, Римма Ибраһимова белән вокал дәресләре уздырганнар:

«Күптән түгел КазГИКның 55 еллык бәйрәмендә чыгыш ясадым. Бу бинада минем хыял — максатка әйләнде. Һәр почмагында хәтирә.. Канат куючы, кайвакыт шул канатны каеручылар да булды. Барысына да рәхмәт!» дип язган ул видео астына.


Фикер өстәү