Милләттәшләр | Сүзе дә, үзе дә бик кадерле

Төмән өлкәсе Түбән Тәүде районындагы Киндерле авылыннан Кайбычка кунаклар килде.  Бу авылны кайбычлылар яхшы белә. Анда узган гасыр башында районнан күченеп китүчеләрнең балалары, оныклары яши.

Ышанып бетеп булмый

– Беренче күченеш 1910 елга кадәр була. Ул Столыпин реформасына бәйле. Икенче төркем исә 1921 елгы ачлык вакытында чыгып китә, – диде район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, тарих битләрен барлап. – Киндерлегә барып урнашу җиңел булмый, чөнки җирле халыкның читтән килүчеләрне кабул итәсе килми. Ләкин якташларыбыз көчле булып чыга.  Мондагы халыкны җир эшкәртергә өйрәтәләр, шул якларда мулла яки абыстай булып китәләр. Кыйблаларын, телләрен, диннәрен югалтмыйча яшиләр.

Киндерледә телебез генә түгел, хәтта җирле сөйләм дә нәкъ Кайбычтагыча! Кыстыбыйны – якмыш, итне – кәки, башлыкны папый дип әйтәләр.

Киндерлеләрнең Кайбыч музеена бүләк итеп калдырган китабында, безнең яклардан Себергә беренче булып килүче Казан губернасының Олы Кайбыч авылы кешесе, эмиссар-разведчик Шәмсетдин Минкашев булган, диелә. Төмән яклары аның күңеленә хуш килә һәм үзенең ишле гаиләсе белән Киндерлегә күченә. Себердә күргәннәрен кайтып сөйләгәннән соң, аның артыннан гаиләләре белән бергә тагын тугыз авылдашы  юлга кузгала.

Поездда узган унсигез сәгатьлек юл ардырса да, безгә ашкынып, сөенеп кайттылар якташларыбыз:
– Шушы җирдә басып торуыбызга әле дә ышанып бетеп булмый, – диде Киндерле урта мәктәбе директоры Мөнирә Калиева.

Юка белән каршы алыйк

Кунакларны Кошманның «Тиенкәй» балалар бакчасында затлы ризыгыбыз юка белән каршы алдылар.  Гадәттә ипи-тоз яки чәкчәктән авыз иттерәләр бит, ә бу авылның бренды – юка. Аны киндерлеләр дә яратты. «Рецептын алып кайтып, үзебездә пешерергә кирәк. Барысын да шаккатырып, без дә киләчәктә кунакларны күпереп пешкән юка белән каршы алыйк әле», – диештеләр.

Милләттәшләребез мәктәпкә дә керде. Монда аларны районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм укучылар каршы алды.
– Кошман халкы элек-электән кәсепчелек белән шөгыльләнгән – кирпеч суккан, умарта тоткан, итек баскан. Авылыбыз сөннәтчеләре белән дә дан казанган. Алар авылда берничә кеше булган. Хәтта Урта Азия якларына кадәр йөргәннәре билгеле, – диде музей җитәкчесе Розалия Садриева.
Укытучы Айдар Насретдинов җитәкчелегендәге «Балчык белән эшләү» түгәрәге эшчәнлеге белән дә таныштылар. Укучылар ясаган чүлмәкләр Төмәнгә китте: аларны кунакларга бүләк итеп бирделәр.

Мәктәптә кунакларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде.
– Халкыбызның үз теле, гореф-гадәтләре һәм кыйбласы бар. Аларны саклау һәм яшәтү бездә күпкә җиңелрәк. Әгәр дә аралашып, хезмәттәшлек итеп торсак,  сезнең дә кыенлыкларыгыз азрак булыр иде, – диде ул.
Кунакларны Кайбыч Сабан туена чакырды. Милләттәшләребез үзләре дә кадерле бүләк – Шәүкәт Гаделшаның китапларын алып кайткан.
– Хәзерге вакытта Казанда яшәүче Шәүкәт Гаделша узган ел Тукай премиясенә лаек булды. Ул безнең авылда туып-үскән, – диде Мөнирә Кәлиева. –  Аның белән горурланабыз. Авылыбыз китапханәсенә Шәүкәт Гаделша исеме бирелде. Без шушы кадәр җылы очрашуга өметләнмәгән дә идек. Шыпырт кына килеп, күрешеп кайтып китәрбез, дип уйладык. Шулкадәр җылы итеп, ачык йөз белән каршы алдыгыз. Бу очрашуны Төмән төбәк мәгарифен үстерү институты доценты, педагогика фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев  оештырды. Барыгызга да зур рәхмәт!

Киндерле һәм Кошман мәктәпләре арасында төбәкара хезмәттәшлек килешүе имзалану әлеге чараның мөһим вакыйгасы булды. Мөнирә ханым үзләрендә татар телен өйрәтү мәсьәләсенең кыенлашуына борчылуын белдерде.

– Түбән Тәүде районында туган телебездә белем бирүче өч кенә мәктәп калды. Татар теле факультатив буларак кына керә, – диде ул. Телне саклап калу – бездә зур проблема. Бөтен көчебезне куябыз.  Татар телен укытабыз, конкурсларда катнашабыз. 2022 елда этномәдәни компонентлы иң яхшы мәктәп дип танылдык.

 Туганнарның табылган чагы

Кошман элек сөннәтчеләр авылы булган, дидек. Бу авылда яшәүче Илфар абый Сафиуллин да – «бабачылар» нәселеннән.  Төмәннән килгән кунак – Рафаэль Гадиев Илфар абыйның сабакташы булып чыкты.
– Без Рафаэль белән өч ел элек Казанның 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә укыганда таныштык. Шуннан бирле аралашып торабыз, – диде ул.– Үземнең дә кечкенә чагымда Төмәнгә барганым булды. Әлеге шәһәрдән унбиш чакрым ераклыктагы Боровой поселогында  сөннәтче Хәлилулла бабамның сеңлесе Мәйсәрвәр апа яшәде.

Мөнирә Кәлиева  исә Олы Кайбычта моңарчы бер дә күрмәгән туганы Нурания апа Сабитованы эзләп тапты. Нурания апа да кайчандыр үзләренә кунакка кайтып йөргән туганнарын хәтерли икән.

Әлеге очрашуда Казаннан якташыбыз, «Сөембикә» журналының баш мөхәррире урынбасары Гөлнур Сафиуллина да катнашты. Аның туганнары да XX гасыр башында Киндерлегә китеп урнашкан булган. Ул андагы якыннары белән аралашып яши. Үзенең дә Киндерлегә барганы бар. Барысы да, моннан соң барулар-кайтулар тагын да ешаер инде, дигән теләктә калдылар.

Ләйсән Саттарова. Кайбыч

 


Фикер өстәү