Исле ташу. «ВТ» хәбәрчесе Актаныш районының Яңа Богады авылы халкының зарын тыңлады

Авылларга, каралты-кураларга су төшкәнен күрергә туры килгәне бар иде анысы. Тик фермада җыелып килгән тирес, тизәкне су агызып алып китеп, кешеләрнең ишегалларына китереп түккән очракларны күргәнебез юк иде. Узган атнада Актаныш районының Яңа Богады авылында әнә шундый күңелсез хәл килеп чыккан.   

Анда ферманың барлык пычрагы, тиресе бер чокырда җыелып торган булган. Пәнҗешәмбе әлеге чокырны басулардан төшкән су юып алып, шакшысын авылга агызган. Нәтиҗәдә көндезге сәгать 11 белән 12ләр арасында бөтен пычрак су кешеләрнең ишегалларына, йортларына агып төшкән. Аерым алганда, дүрт хуҗалык зыян күргән. Моннан тыш, авыл халкы су ала торган чишмә дә тиресле су астында калган.

Без җомга, ягъни 5 апрельдә килгәндә, йорт хуҗалары барысы да кулларына чиләк, ләгән, көрәк ише әйберләр тотып, килгән зыянны киметергә тырышып йөриләр иде. Нәзифә Туктарова да көн буе пычрак чистартуын әйтте. Килгән зыян турында сөйләгәндә күңеле дә тулып китте.

– Мин өйдә идем. Сәгать көндезге берләр тирәсендә һич көтмәгәндә, кинәт төште шакшы су. Ул өй алдына керде, мунча, бакча, сарай, башка каралты-куралар бер метр чамасы су астында калды. Мунча яккан саен исе чыгар инде… Шакшы су коебызга да тулды. Кичкә таба су китсә дә, кичке 8гә кадәр өйгә керә алмадым. Ул көнне кызларыма барып кундым да менә бүген көн буе шушы пычракны җыештырам. Верандада 50 кг шикәр комы бар иде, анысы да су астында калды. Моңа кадәр дә су төшкән чаклар булды, тик соңгы биш елда күренгәне юк иде. Су кергәнгә гаҗәпләнми идек инде, менә тиресле, сыек тизәкле булуы бигрәк начар бит, – диде ул.

Зыянның иң зуры Венера Сафиуллина өлешенә тигән. Без килгәндә дә,  ишегалларында тирес өемнәре ята иде.

– Ташу безгә ел саен төшә торган иде, тик быелгысы кебекне күргәнебез булмады. Тирес катыш пычрак су белән йорт базы тулды, ишегаллары, каралты-куралар, бакчалар бер метр чамасы су астында калды. Инде идән өстенә җәелә, дип котым алынган иде. Юлын ерып җибәргәч, кими башлады үзе. Тик өйдәге сасы исне ничек бетерәсе хәзер? Сарайдагы ашлыклар, кирәк-яраклар барысы да суда иде. Мин күпләп үсентеләр үстерәм, җиләкләрем дә күп иде. Алар барысы да шул сасы су астында калды, – дип уфтанды Венера Сафиуллина.

Туганына булышырга дип, Илшат Сәхәутдинов та килгән иде.

– Без – шушы авылда, шушы нигездә туып-үскән кешеләр. Йортыбыз 1962 елда салынган. Язын су басу безнең өчен яңалык түгел, тик быел кар күп булгач, тагын да катырак булды. Ул тирес тә еллар буе җыелып килгән бит инде. Анда эшләүче егетләр әйтүе буенча, комплекстагы тиреснең куесын, саламлысын басуга чыгарганнар, ә сыегын шушы чокырга түгә торган булганнар. Су ага торган торба да тыгылып, шактый зыян күрде апам, – диде ул.

Әлфинур Малвиева да шакшы суның өй базларына, гаражларына, бакчаларына керүен әйтте. Зыян күрүчеләрнең хуҗалыкларын Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан да, район администрациясеннән да килеп карап киткәннәр. Тик хуҗаларны сөендерерлек сүз әйтмәгәннәр. Алар, билгеле, килгән зыянга компенсация булмасмы икән, дип тә өметләнә. Тик берсенең дә йортлары иминиятләштерелмәгәнлектән, акча алу өмете юк.

– Мин 12 мең сум пенсия алам. Аның да 6–7 меңен түләсәм, яшәргә ни кала дип, йортны, каралты-кураны иминиятләштерми идем шул. Менә хәзер бернинди дә матди ярдәм булмасмы икән инде? – ди Нәзифә Туктарова.

Авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов та моның көтелмәгән һәм бик күңелсез хәл булуын әйтте.

– Авыл чокырлы урында урнашкан. Белгечләр елдан-ел һаман да аска таба төшүен әйтә. Быелгы карның күп булуы да үз эшен эшләде, кызганыч, пычрак суны тотып калып булмады. Мин бу вазыйфада сигез ел эшлим, мондый хәлнең булганы юк иде. Зыян күргән йортлар су юлында урнашкан. Без инде үз хәлебездән килгәнне тиз арада башкарырга тырыштык, трактор белән су юлын ерып җибәрдек. Кичкә таба су таралды, – диде ул.

Җирлек башлыгы сүзләренчә, зыян күргән йортлар дезинфекцияләнәчәк.

– Шунысы кызганыч: йортларның берсе дә иминиятләштерелмәгән. Соңгы елларда авылда янгыннар да чыгып тора. Шуңа күрә мин халыкка әледән-әле бу турыда әйтеп киләм, тик, кызганыч, күбесе бу мәсьәләгә бармак аша гына карый. Менә шундый аяныч хәлләр килеп чыккан очракта, ярдәм алырлар иде. Тирес түгелгән җирләр – авыл хуҗалыгы җирләре, аның хуҗасы бар. Мин анда кереп, үз тәртипләремне билгеләп йөри алмыйм. Без исә киләчәктә су агымын үзгәртү турында уйлыйбыз, – диде Илсур Фәттахов.

Радик Солтанов әйтүенчә, ул «Тамыр» хуҗалыгына җитәкче итеп 6 февральдә билгеләнгән.

– Мин үзем җитәкчелек иткән вакытта ул чокырга бер сәнәк тә тирес тә түгелмәде, – диде ул. – Кем түккән, каян килгән ул тирес – анысын әйтә алмыйм. Мин хәтта ул урынга кайчандыр тирес түгелгәнен дә белми идем, чөнки аның өстендә калын кар катламы ята иде. Мондый хәлдән мин үзем дә шок кичердем. Шулай булуга карамастан, халыкка үз ярдәмемне тәкъдим иттем. Якшәмбе көнне Венера апа хуҗалыгына бардым. Чүпләрен чистартырга, ком җәйдерергә иде исәбем. Башта ризалык бирде, тик кире әйләнеп килгәч, ярдәмнән баш тартты.


Фикер өстәү