Татарстанда БРИКС илләре Уеннарына әзерлек буенча оештыру комитеты составы үзгәртелде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «БРИКС илләре спорт уеннары» Халыкара мультиспорт чарасына әзерлек һәм аны үткәрү буенча республика оештыру комитетының составын үзгәртү турындагы указны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган, дип яза «Татар-информ».

Быелның февралендә Татарстан буенча эчке эшләр министры итеп билгеләнгән Дамир Сатретдинов комитетның яңа әгъзасы булды, республиканың элеккеге эчке эшләр министры Артем Хохорин составтан чыгарылды.

Ярышлар ачык форматта 10-26 июньдә узачак. Аларда катнашу өчен Татарстанга 75 илдән 5 меңгә якын спортчы килүе көтелә. Кунаклар өчен шул исәптән Сабантуй бәйрәмен дә үз эченә алган мәдәни һәм экскурсия программасы оештырылачак, Сабан туе ярышларны ябу тантанасы белән берләштереләчәк. 1 апрельдә оештыру комитеты утырышы узды.

 


Фикер өстәү