Татарстан буенча эчке эшләр министры вазыйфасына Дамир Сатретдинов билгеләнгән

Татарстан буенча эчке эшләр министры вазыйфасына полиция генерал-майоры Дамир Сатретдинов билгеләнгән. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Агентлык мәгълүматларына караганда, Сатретдинов Казанга киләсе атна башында киләчәк. Яңа министрны коллектив белән 6 мартта таныштырачаклар.

Дамир Сатретдинов 1972 елның 20 июнендә Әстерхан шәһәрендә туган. 1994 елдан бирле Эчке эшләр органнарында эшли. Милициядә хезмәтен Әстерхан шәһәре Ленин районы эчке эшләр бүлегенең икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлекчәсендә оперуполномоченный вазыйфасында башлап җибәргән. 2020 елның февралендә Хакасия буенча эчке эшләр министры урынбасары – полиция башлыгы вазыйфасына билгеләнгән. Шул ук елның октябрендә Ханты-Манси автономияле округы – Югра буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе җитәкчесе вазыйфасына күчерелгән.


Фикер өстәү