Салават ике артистны кавыштырган

Салават төркемендә эшләүче Гөлзада Шакирҗанова җырчы Илгиз Хәсәншинга кияүгә чыккан. Бу хакта Гөлзада үзенең социаль челтәрендә хәбәр итте.

Алар икесе дә Салават Фәтхетдинов төркемендә эшләгән. Танышуларының сәбәпчесе дә Салават булган икән. Салават үзенең социаль челтәрләрендә Гөлзаданы билгеләп видео урнаштырган, Илгиз аны шунда күреп яза башлаган. Ел ярым очрашып йөргәннән соң никах укытканнар.

Гөлзада Шакирҗанова – Сарман районы Сарайлы авылы кызы. Башта ул Фирдүс Тямаев төркемендә эшләде. Аннан соң, ул Салават төркеменә күчкән.

Илгиз Хәсәншин Камышлы районындагы Яңа Усман авылында туып үскән. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Салават Фәтхетдинов төркемендә укыган.

 

 


Фикер өстәү