Түбән Камада торак йорт подвалында сантехник кайнар суда пешеп үлгән

Хезмәттәшләре килеп туган хәлнең нечкәлекләре турында сөйләгән.
Кичә кичен Түбән Каманың Вахитов проспектында урнашкан 13А йорт подвалында ремонт эшләре вакытында сантехник кайнар суга пешеп үлгән. Бу хакта “Татарстан-24” “НТР 24” телеканалы мәгълүматларына таянып яза.

“Һәлак булган эшченең хезмәттәшләре сөйләп үткәнчә, алар җылылыкны сүндерү өчен һәм шушы йортның подвалында торба шартлау сәбәпле килгән булган. Ул берүзе подвалга төшкән һәм кайнар суга пешкән. Хезмәттәше аны коткармакчы булган, ләкин үзе дә бата башлаган”, – дип сөйләгән телеканал хәбәрчесе фаҗига булган урыннан.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, коточкыч фаҗигагә юлыккан иргә 43 яшь булган. Хәзерге вакытта анда ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре эшли. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү