“Чатырдаган тавышка сискәнеп киттем”: фатирда ремонт ясау сәбәпле биш катлы йорт ишелгән

Әстерханда торак йортның ике подъезды ишелеп төшкән. Фаҗигагә кадәр биредә яшәүчеләр, чатырдаган тавыш ишетеп, ашыгыч хезмәтләргә хәбәр иткән.

“Өйдә ниндидер сәер тавыш ишетеп сискәнеп киттем… Бүлмәгә керсәм, дивары чатнаган. Ә теге тавыш көчәйгәннән-көчәя”, – дип сөйләгән “112” телеграм-каналына шунда яшәүче Антон Немошкалов.
Ул кичке алты тулганда диварның чатнавы турында хәбәр иткән. МЧС хезмәткәрләре, биш минут эчендә килеп, кешеләрне йорттан чыгара башлаган. 213 кеше чыгарылган, шуның 37се – балалар. Кешеләрне чыгарып бетергәннән соң 10 минут узгач, подъезд ишелеп төшкән.

“Shot” тегерам-каналы язганча, 84 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Аның мәетен җимерекләр астыннан тартып чыгарганнар. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул һәлакәт вакытында бишенче каттагы фатирында булган.

20гә якын фатир зыян күргән. Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. Фаҗиганең сәбәбе — бер фатирда ремонт ясаганда “несущий” диварга зыян килү.

Биредә яшәүчеләрнең, йорт начар-каралмаган булу сәбәпле, кат-кат мөрәҗәгать иткәнлеге, подвалын еш кына су басканлыгы мәгълүм. Өч ел элек капиталь ремонт үткәргәннәр. Ләкин исеме өчен генә: йортны штукатурлаганнар, тишек-тошыкларын ямаганнар да– шуның белән шул. 1962 елгы бинаның нигезен канализация сулары какшаткан булуы да бар.

Baza мәгълүматларына караганда, җимерелүнең сәбәбе – беренче каттагы фатирның диварына законсыз тию. Тикшерүчеләр фаразына караганда, бер фатирда ремонт ясаганда төп авырлыкны “күтәреп” торучы диварны сүткәннәр. Шул сәбәпле калган диварлар, авырлыкка түзә алмыйча, чатнаган һәм подъезд җимерелеп төшкән.


Фикер өстәү