Мондый язлар булды инде…

Бүген урамдагы һава торышына карап һич кенә дә апрель башы дип ышана торган түгел. Тик тере табигать үзе дә ашыкмый кебек: дымы җитәрлек булса да, кояш карап торса да, әле үләннәр баш калкытырга җыенмый. Яз көне кар китә бара, үлән тибә бара иде, быел кардан күптән арчылган тау битләрендә, ышык урыннарда да ник бер яшеллек булсын. Дөрес, күпьеллык чәчәкләр, алар да шул безнең кебек аптырап кынадыр инде, үзләренең исәнлекләрен белдереп, яшәреп киләләр.

Урамда шактый җылы һава булса да, әле газ мичләрен дә сүндереп булмый. Көндез факелга калдырсак та, кичкә инде өйләр суына. Бу да ничектер урамда әле апрель башы булуга бәйле кебек.

Ел да кар бетәр-бетмәстән бакчага чыгып күнеккән кешеләр бер кат бакчаларын җыештырды инде. Печән җирләрен тырмалаган кешеләр дә булды. Әмма барыбер күңел әле язгы эшләргә әзер түгел. Ул тау кадәр өелгән көртләр алай гына эреп бетәргә тиеш түгел иде кебек, көнләп-сәгатьләп кими-кими, җепшек яңа карлар өстәлә-өстәлә, алар безне яз килүгә әкренләп әзерләгән, ахрысы. Быел бөтенесе дә кинәт. Бер тәүлек эчендә кар бөтенләй бетте, хәтта өй ышыгындагы карларны да таратасы булмады, гөрләвек сулары ничек көчле ага башласа, шулай кинәт туктады, ташуы да кинәтлеге белән генә кешеләргә борчу салды. Суы акрынлап артып, акрынлап ташып, акрынлап кимегәнен күзәтә, матурлыгын күрергә дә өлгерми калдык. «Кыш белән яз иртә тартыша башлады, әле «дуен»ы (бездә шулай диләр, характерын күрсәтер әле ягъни) мартта булыр», – дигән өлкәннәрнең сүзләре дә туры килмәде. Инде хәзер алар бу «дуен» апрель-майга калмадымы икән дип шикләнә, табигать барыбер үзенекен итә, үз көнен тутыра, суыкларын чыгара әле ул, диләр. Кем белә бит. Элек шулай булган да…

– Мондый язлар булды инде ул, – ди алар һәм күрәзәлек итми генә өстәп куя: – Алдан килә башлый да барыбер сузыла. Март суыклары майга яки июньгә күчә генә…

Һәм сүзләренә дәлил итеп әллә никадәр истәлек китерә. Хәер, инде үзебез дә алтынчы дистәне куып барабыз. Бездә дә андый мисаллар шактый.

Сиксәненче еллар азагында шундый яз булды. Апрельдә без кыска җиңле кофталардан, футболкалардан йөрдек. Искитмәле җылы булды. Ә менә май салкын килде. 5 май дип истә калган, иртән район үзәгенә эшкә босоножкилардан киттек. Көндез кинәт суытты һәм… күп итеп кар яуды. Тездән үк булмаса да, капрон колготкидан, шул аяк киеме белән кар ерып кайткан хәтердә.

– Әле ул кар өч көнсез эремәде дә, – дип искә ала ул язны өлкән яшьтәге авылдашым. – Гомер булмаганны, ул елны без бәрәңгене иртә утырткан идек. Бәрәңгегез эшкә ярамас инде, өшегәндер дигәннәр иде, бернәрсә булмады, бер дигән итеп тишелделәр. Инде бит ул чакта бөтен алмагачлар шау чәчәктә иде. Жәлләп, чәчәкләре өшүдән куркып, икенче бер авылдашыбыз алмагачтагы карларны сыпырып, селкетеп төшереп йөрде, безнекеләргә бер әйбер булмады, аның чәчәкләренә салкын тиде…

1997 елның апрель башында Шушма елгасы ташыды. Ул чакта әле ике авыл арасында яңа күпер юк. Ташу булган саен, юл өзелә. Зур тракторлар белән йөрисе. Кызыма ике ай тулган көнне  – 7 апрельдә Төмәндәге апам бер-ике көнгә генә кайтып китте. Ике авыл арасын К-700 тракторында кайтты, шуның белән озаттык та. Ә ике көннән күз ачкысыз буран-давыл булды. Берничә көн туктамады. Ишегалларын, һич алдаусыз, бер метр кар күмде, авыл урамын, буран тынгач, тракторлар белән чистарттылар, болай гына юл сала алмадылар. Һәм Шушма тагын ташыды.

Үткәннәр генә димәгән, әнә быел да безнең якларда юллардан тузан очканда, Ростов якларында нинди бураннар булды бит.

– Сабантуйга куртка-пәлтәләр киеп чыккан еллар аз булмады инде, – диючеләр дә бар авылда. Кыскасы, авыл кешесе иртә килгән яздан сагая. Һәр нәрсәнең үз вакыты, салкыннары үз вакытында бетсә, әйбәт тә инде, тик табигать бездән сорап тормый шул, дибез. Ярый әле сорамый, дип тә өстибез…

Гөлсинә Хәбибуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү