Быел БДИда бернинди үзгәрешләр дә булмаячак

Россия Мәгърифәт министрлыгының «ВКонтакте» социаль челтәре хәбәр иткәнчә, быел сынауларда бернинди үзгәрешләр дә булмаячак. Педагогик үлчәнешләр федераль институт директоры Оксана Рeшетникова шулай дип белдергән. Ул имтиханнарның эчтәлегенә үзгәрешләрнең бик аз кертелүен һәм моны укытучыларның да, чыгарылыш сыйныф укучыларының да белүен әйткән.

Сүз уңаеннан, күптән түгел Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да сынауларда әллә ни яңалыклар көтелмәве турында сөйләде. Кайбер фәннәрдән генә биремнәрдә үзгәрешләр бар. Әйтик, тарихтан сорауларның 20 проценттан артыгы Бөек Ватан сугышын кагылачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү