Марат Сафиуллин: «Салым чигерүен ел дәвамында алырга мөмкин»

2 майга кадәр узган ел алган керемгә салым декларациясен генә тапшырып бетерергә кирәк, бу – салым чигерүләренә кагылмый. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин искәртте. “Әлеге төр түләүне алу өчен декларацияне ел дәвамында юлларга мөмкин”, – диде ул.

Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, республикада яшәүчеләр салым чигерүен алу хокукыннан еш файдалана.

“2022 елда 13,2 миллиард сумлык «вычет» кайтарылса, былтыр әлеге сан 13,7 миллиард сумны тәшкил итте, – диде ул. – Узган ел кайтарылган акчаның якынча 12 миллиард сумы – ул милек чигерүләре”.


Фикер өстәү