«Безнең тормышның мәгънәсе, бәлки, кешеләргә елмаю йоктыра алудыр…»

Тормыш булгач, беркем дә бер халәттә генә тормыйдыр инде. Күңелнең дә, кәефнең дә төрле чагы була. Кайчагында бераз моңаеп та аласың. Ирешелгәннәрең печтек кенә кебек, уңышларың күзгә күренми, бөтен гомерең заяга узган шикелле тоела. Яки бүтән берәр сәбәп күңелеңне төшерә. Һич югында ниндидер көндәлек мәшәкать турында уйланып, боегыбрак каласың. Мин дә шундыйрак бер халәттә урам буйлап бара идем. Кинәт уйлар сазлыгыннан үрмәләп ярга чыктым да фани дөньяга күз салдым. Һәм…

Ул кыз шундый чибәр иде. Кояшлы якты көн, ягымлы җил исә. Ә ул озын кара чәчләрен җилгә таратып, дәртле адымнар белән каршыга килә. Күзләрендә кояш нурын эретерлек очкыннар биешә, бит очларында – саф алсулык, ә иреннәрендә – якты елмаю. Якты һәм татлы елмаю. Ул елмаюны болай гына уздырып җибәрү харамдыр сыман тоела, үз иреннәреңә алып, тәмләп карыйсы килә.

Өстемнән саз пычрагын кагып төшергәндәй, авыр уйларны себереп аттым да мин шул елмаюга төбәлдем. Кыз белән бергә бөтен дөнья елмая икән бит. Күктә – кояш, ак болытлар. Җирдә – үлән, чәчәкләр. Хәтта еллар йөген иңнәренә салып, чүгә биреп утырган соры таш йортларның тәрәзәләрендә дә елмаю чагылып китә. Мин кабат теге кызга күз салдым. Бөтен дөньяны нурлаган бу елмаю аның иреннәреннән таралгандыр сыман тоелды. Һәм мин дә елмаеп җибәрдем.

Бер сәбәбе дә юк иде, уйлап карасаң. Минем тормышымда берни дә үзгәрмәде. Ашыгыч хәл ителергә тиешле катлаулы мәсьәләләр чишелмәде. Ниндидер яхшы гамәлләр кылмадым, иңнәремә уңыш ишелеп төшмәде. Дан да, мал да яумады. Хәтта көндәлек мәшәкатьләр кысасы да бушамады. Барысы да нәкъ элеккечә калды. Тик минем иреннәремә елмаю кунды. Теге кызның якты һәм татлы елмаюы миңа да йогып калды.

Бер сәбәпсезгә шулай урам буйлап елмаеп атлавым үземә дә кызык тоелды һәм күңел тагын да ныграк кытыкланды, ә елмаю киңәя барды. Күзләргә очкын кунды, ә адымнар үзлегеннән дәртлерәк була башлады. Йөрәк тибеше дә ешайгандай итте, күңел шатлык һәм тормышка, үз-үземә ышаныч белән тулды.

Шулай булырга тиеш тә инде ул. Баш исән, дүрт саным төгәл, хәрәкәттә. Яраткан кешем дә, эшем дә, ашым да, дусларым да, дошманнарым да бар. Мин әле бөтенләй үк карт та, юньсез дә түгел. Тормышта да адәм кичермәслек хаталар ясамаганмын, гомерем бөтенләй үк буш та, уңышсыз да түгел.  Ә бүген бугазымнан алган мәсьәләләр дә, күп дигәндә, ике селтәнүдә юкка чыгарлык, алар бары тик мин яшәгән һәм нәрсәдер эшләргә теләгән өчен генә хасил булган авырлыклар. Барысы да әйбәт.

Әйбәт икәнен тою ул – үзе бәхет. Үзе бер көлтә елмаю. Һәм мин дөнья буйлап елмаеп атлыйм. Ә иң кызыгы, бу кемнәндер йогып калган түгел, ә үзем көрәшеп, яулап алган лаеклы елмаю булып тоела. Иреннәргә кунган шул елмаю минем гомернең асылын билгеләүче бер билге шикелле балкып тора.

Елмаю ул кесәңдәге кошелёк түгел, кайчан, кемгә ияреп киткәнен сизеп тә булмый. Мин дә башта берни тоймый атладым. Тик соңрак кына игътибар иттем. Әллә ничек, үзеннән-үзе килеп чыкты.

Каршыга атлаган ул кеше башта, әллә ялгыш күрәмме соң дигәндәй, сәерсенеп китте һәм күзләрен бер мизгелгә читкә алып торгач, төбәлебрәк карады. Мин үз халәтемдә калдым. Җитдиләнергә, үз хәлемне яшерергә сәбәбем юк иде. Теге кеше дә бераздан елмайды. Баштарак яңа гына тәпи баскан бала шикелле тоелган елмаюы мизгел саен ышанычлырак, яктырак була барды. Һәм ул шул елмаюында изрәп ары атлады. Бу миңа тагын да кәеф өстәде. Үз иреннәреңдәге елмаюны кемгәдер биреп җибәрү кызык та, рәхәт тә икән. Ә ул бүлешкәннән кимеми дә.

Бераздан тагын кемдер очрады. Аннан тагын… Юлымда очраган кешеләрнең барысы ук булмаса да, күбесе минем елмаюны йоктырып алып китте. Әле аларның иреннәрендәгеләре дә тагын кемнәргәдер ияреп, йогып калгандыр. Шушы кыска гына мизгел эчендә әллә күпме кешенең тормышы елмаюга үрелгәндер. Минем… Юк, безнең елмаюга.

Без кайчагында тормыш мәгънәсен эзләп баш ватабыз. Әллә күпме фәннәрнең әллә нинди тәгълиматлары аша катлаулы фикерләр, гөманнар, фаразлар чыгарып, аның асылына төшенергә тырышабыз. Бәлки, барысы да гади генәдер. Барысы да өстә генә, безнең күз алдында гына ятадыр. Кемнеңдер иреннәрендәге якты елмаю сыман. Безнең тормышның мәгънәсе, бәлки, кешеләргә елмаю йоктыра алудыр.

 


Фикер өстәү