Капка төбендә утырам…

Безнең якта элек капка төбенә чыгып утыру гадәте бар иде. Өлкәннәр шулай җыелып алалар да, көтү кайтканчы, үзара гәп корып, дөнья хәлләрен сөйләшәләр, кызыклы вакыйгаларны искә төшерәләр. Тик мин көндезләрен дә чыгып утырырга ярата идем. Берүзем генә. Авылдагы күренешләрне күзәтәсең, урамнан узган кешеләрнең үзенчәлеген табарга тырышасың. Күп очракта кызыклы гына хәлләргә дә юлыгасың. Мин әле дә вакыт-вакыт шунда чыгып утырырга яратам. Хатирәләргә биреләм. Әле менә бүген дә…

Капка төбендә утырам…

Язның тәпи баскан гына чагы иде ул. Ягымлы җилләр исә. Бер ягымлы, бер усал инде алар: иркәли дә, кистереп тә ала. Тик барыбер назлы булып тоелалар, чөнки баш очында кояш балкый, җаныңны эретердәй булып нурларын сибә. Җан эри, җаннан да болайрак кар эри. Кыеклардан эре-эре тамчылар тама.  Кайчандыр син көрәп өйгән көртләр кояш нурында һәм җилдә телгәләнеп, бал кәрәзенә охшабрак калган. Гөрләвекләр хасил була, алар, дәртләнеп, елгага ашыга. Менә шул беренче гөрләвекләр янында бот буе гына малай шакмаклы дәфтәр битеннән ясалган көймәчекләр агыза. Ихлас инде шундый. Каядыр бәрелеп тоткарланып калган көймәләрне саклык белән генә кузгатып җибәрә. Диңгез алласы шикелле. Борын астыннан гына ниндидер җыр суза. Аның сүзләрен дә, көен дә аңлап булмый. Җыр да түгел бугай инде ул, малайның күңел тибрәлешенең моң булып бәреп чыгуы бугай.

Мин капка төбендә утырам. Малайга нидер дип дәшәсем килсә дә тыелып калам, аның шундый самими халәтен бозармын кебек тоела. Мин, елмая биреп, өнсез генә күзәтәм. Аның ихласлыгыннан үзем дә балкып киткәндәй булам. Күңелдә ниндидер ләззәт ургыла…

Марат Кәбировны күрергә килгән укучылары: «Юк, абый, сез язучыга берничек тә охшамагансыз бит»

Капка төбендә утырам…

…Язның өлгереп җиткән чагы иде. Мондый мизгелне минем бер дустым «табигатьнең кыз чагы» дип билгеләргә ярата. Бәлки, ул хаклыдыр. Чынлап та, бу чорда үләннәр дә, агач яфраклары да үзгә бер яшеллек белән тирбәлә. Алардан әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык сафлык бөркелеп тора. Бар дөньяда ниндидер җиңеллек, хәтта сулар һаваңның да берсе меңгә таркалып калган шикелле, сулыш алу җиңел, һәр сулышың җаныңны сугарган кебек. Болай дип әйтү, бәлки, дөрес тә түгелдер инде. Ләкин бөтен дөньяда искиткеч сихри халәт, күңелдә дә, тәндә дә тылсымлы җиңеллек. Иңнәреңә канат үскән кебек.

Авыл урамы буйлап туй атлары җилдерә. Гадәттә, машинада үткәрәләр инде туйны. Тик бу юлы үзенчәлеклерәк, истә калырлыграк булсын, дигәннәрдер. Матур ул чынлап та. Атлар юырта, кыңгыраулар чыңлый. Тарантаста кияү белән кәләш. Атлар артыннан бер төркем бала-чага чаба. Алар арасында теге чакта күлләвектә көймә агызып йөргән малай да бар. Ул инде бераз үсә төшкән, тик барыбер малай гына әле. Алданрак йөгергән күрше кызына кычкыра:

– Мин сине яратам! Кияүгә чыгасыңмы?

Һәм йөгергән уңайга кыз белән тәңгәлләшеп, аны кочаклап ала. Тегесе этеп җибәрә:

– Кит әле моннан… Дивана!

– «Дивана» «яратам» дигәнне аңлата, – дип көлә малай. Ул үз сүзләренә үзе дә ышана бугай, шундый ихлас, шундый бәхетле.

– Дивана! – дип кабатлый кыз аны үчекләгәндәй.

– Дивана! – дип җаваплый малай, мәхәббәттә аңлашкандай итеп. Бу сүз шундый назлы, шундый матур булып ишетелә…

Капка төбендә утырам…

Җәй иде. Кич. Җылы, ягымлы җил. Зәңгәрсу яктылык. Тик мин арыганмын, өлкән яшьтә, верандада ятам. Бер төркем яшьләр безнең капка төбенә килеп утырдылар да магнитофонмы, телефонмы кушып, җырлар акыртырга тотындылар. Җыр ул – үзең яратып тыңлаганда гына җыр, йокларга тырышып ятканда гел акыру шикелле. Ә монда минем җырларны җырлаталар. Ләкин йокларга тырышып ятканда үзең язган җырлар да артык. Мин бераз түзеп яттым да капка төбенә чыктым:

– Егетләр, бераз тавышын ябыгыз әле җырларыгызның.

Шунда теге язгы күлләвектә көймәләр агызып йөргән малай яныма килде. Хәзер егет булган инде ул, сокланып туймаслык. Янында – күрше кызы. Һәм шул егет серле генә итеп әйтеп куйды:

– Марат абый, үзегез дә тыңларлык булмагач, ни дип яздыгыз соң ул җырларны?

Берни дип тә җавап бирә алмадым. Кычкырып көлдем дә аркасыннан сөеп кереп киттем.

Капка төбендә утырам…

Иртә язларда утырам. Теге бот буе малай көймәләр агызырга чыгар кебек тоела.

Агачлар яфрак ярганда утырам. Теге малай күрше кызы артыннан йөгерер шикелле.

Марат Кәбиров: «Өзелмәсме ара?»

Җәйләр канат җәйгәндә утырам. Теге егет җырлар яңгыратыр сыман. Кайчагында үзем дә җырлар кушып куям. Үземнекеләрне. Кайдандыр тыкрык почмагыннан теге егет килеп чыгар да: «Ә-ә-ә, теге вакытта рөхсәт итмәгән идегез, хәзер үзегез акыртасызмы?» – дип елмаер кебек.

Юк.

Беркем дә.

Ә ул егет…

Узган язда табут белән кайтты. Кургаш табут белән.

Ә дөньяда берни үзгәрмәгән. Шул ук язлар, җәйләр, назлар, матурлыклар…

Ул гына юк…

Ни дип әйтим инде? Ни дип әйтсәм, кайда утырырмын икән?

Ә әлегә…

Капка төбендә утырам…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү