Казанда «Печән базары»ның унынчысы гөрләде. Заманча чәй һәм Фәтхулла хәзрәтнең уянуы

Киемеңә карап каршы алалар. Заманча татар дизайнын һәм шәһәр мәдәниятен берләштергән зур чара – «Печән базары» фестивале, гадәттәгечә, Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле яр буенда узды. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы һәм Татарстанда игълан ителгән Цифрлаштыру елы турында да онытмадылар. Традицион фестивальдә без дә булып кайттык.

Казанның татар җәмәгатьчелеген – дизайнерларны, рәссамнарны, музыкантларны, аш-су осталарын, галимнәрне, хореографларны, кинорежиссерларны һәм башка креатив индустрия вәкилләрен берләштергән фестиваль үзенең 10 еллыгын билгеләп үтә. Фестиваль оештыручылары сүзләренчә, ун ел дәвамында татар милли киемнәре киң даирәдә модага кергән һәм фестивальнең географиясе шактый киңәйгән.

– Фестиваль үзенең төп максатына – татар киемен популярлаштыруга иреште дип әйтергә була. Соңгы елларда татар милли киемнәре модага керде, дизайнерлар саны артты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та татар камзулы киеп йөри башлады. Ун ел элек маркетта нибары 12 дизайнер катнашкан булса, соңгы елларда безгә 400дән артык гариза килә, – ди «Печән базары» фестиваленә нигез салучыларның берсе Гөлназ Бәдретдин.

«Печән базары» ул – беренче чиратта, милли бизәкле үзенчәлекле әйберләр сатып алу мөмкинлеге. Халык та монда иң элек шуның өчен килә. Озын-озын сузылып киткән ярминкәләр, елдагыча, фестивальнең иң популяр мәйданчыгы булды. Милли бизәкле киемнәр, яулыклар, бизәнү әйберләре, букчалар куелган ярминкә рәтләрендә бәйрәм башланганчы ук сатып алучылар күренә башлады.

– Милли бизәнү эшләнмәләре – алкалар, муенсалар, йөзекләр, беләзекләр модада хәзер. Аеруча балалар, яшь кызлар яратып ала. Аларны үзебез уйлап, дизайнын милли традицияләргә туры китереп эшлибез. Бер серияне ясау өчен бер ай вакыт китә, – ди милли бизәнү әйберләре сатучы Алия Әсләмова.

Ярминкәдә киенү-бизәнү әйберләре генә түгел, агачтан ясалган табак-савытлар, китаплар, уенчыклар, татарча интерактив әлифба һәм башка әйберләр дә бар иде. Татар мохитосыннан – татар мохите чәеннән дә авыз итеп булды.

– Без крафт чәйләр тәкъдим итәбез. Татар чәеннән – күрәгә белән мәтрүшкәне, ә мохитодан – лайм белән бөтнекне алдык. Шулай бик тәмле татар мохитосы – татар мохите чәе барлыкка килде, – дип үз эчемлеген мактады сатучылар.

Елдагыча, «Печән базары»на килүче кунаклар арасында милли киемлеләре шактый иде. Хәлимә фестивальгә Мәскәүдән килгән.

– Казанга «Печән базары» фестивале өчен махсус килдем. Бу бәйрәмне ел саен бик көтеп алам. Өстемдәге күлмәк, бизәнү әйберләре – барысы да татар дизайнерлары эшләнмәләре. Казанны, Татарстанны бик яратам, монда еш кайтырга тырышам, – дип сөйләде Хәлимә.

Фестиваль кунаклары, төрле темаларга багышланган лекцияләр тыңлап, фикер алышуда катнаша алды. Лекторийлар мәйданчыгында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуның әһәмияте турында сөйләштеләр. Мәрҗани мәчете каршындагы мәйданчыкта «Заманча татар мәчете нинди булырга тиеш?» дигән сорауга җавап эзләделәр.

Татарстанның атказанган архитекторы, Кол Шәриф мәчете архитекторы Айвар Саттаров фикеренчә, заманча татар мәчетендә тормыш кайнап торырга тиеш.

– Борынгы мәчетләр дини тормышны гына күз алдында тотса, хәзерге яңа мәчетләрдә җәмәгать тормышы бара. Мин проектлаган «Ярдәм» мәчете дә заманча иҗтимагый урын санала. Анда намаз укып кына калмыйлар, иртәдән кичкә кадәр тормыш бара, – диде ул.

Кариев театры артистлары Фәтхулла хәзрәтнең, уянып, хәзерге Казан белән танышуын сурәтләгән театраль тамаша күрсәтте. Тамашачылар бер сәгать дәвамында Фәтхулла хәзрәт белән Казанның үзәк урамнары буенча йөрде.

Төрле почмакта балалар өчен мәйданчыклар эшләде. Мехенди, балчык, фетрдан эшләнмәләр ясау буенча остаханәләр, өстәл уеннары – фестивальнең нәни кунаклары өчен барысы да бар иде.

Кабан күле янындагы сәхнәдә төнгә кадәр җыр тавышы тынмады. Концертта альтернатив музыкантлар да, этнотөркемнәр дә, эстрада җырчылары да булды. Чыгыш ясаучылар арасында Alpar, Риваять, Elina һәм Искәндәр Биктаһиров, Ямьле, Abadeli һәм Фердинант Сәлахов, Лилия һәм Гөлдания Хәйруллиналар, Gauga һәм Зәйнәб Фәхретдинова, Азат Гыймадиев һәм башкалар бар иде.

Фестиваль Булат Минкинның «Берүзе» документаль фильмын, күренекле татар шәхесләре турында «Абау» анимацион видеоларын һәм Финляндия татарлары турында Рәдиф Кашапов белән Ильяс Гафаров төшергән  фильмны күрсәтү белән төгәлләнде.

 

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү