М12: Тиз төзиләр, кызу йөриләр

Россия тарихында иң тиз төзелгән автомагистраль булачак. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин яңа төзелүче М12 Мәскәү – Казан трассасына шундый өметләр баглый. Күптән түгел РБК порталына биргән әңгәмәсендә шулай дип белдерде ул. Аңа кадәр вице-премьер Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да яңа трассасының төзелеш барышы турында сөйләгән иде.

Һавадан алып әйтелгән сүзләр түгел бу. Хөснуллин сүзләренә караганда, трасса төзелеше планлаштырганнан да тизрәк бара. Беренче чакрымнарны бу ел азагына ук тапшырырга җыеналар. «Әлеге Мәскәү – Казан – Екатеринбург трассасын 1,5 ел элек төзи башладык. Беренче 95 чакрым юлны планлаштырганнан бер ел алдан – быел ук тапшырырга мөмкин без. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкмаса, ел азагына инде трасса төзелешенең өч этабын ук йомгаклаячакбыз», – диде Марат Хөснуллин Путин белән очрашуда. Монда трассаның Мәскәү һәм Владимир өлкәсендәге өлешләре турында сүз бара.

«Бар да без уйлаганча барса, Россия тарихында иң тиз төзелгән автомагистраль булачак бу. 2,5 елда 3830 чакрым юл төзеләчәк», – ди Хөснуллин. Яңа М12 трассасы буйлап Мәскәүдән Казанга 6,5 сәгать эчендә кайтып булачак. Вице-премьер сүзләренә караганда, киләчәктә әлеге трасса Омск белән Новосибирскига кадәр озайтылырга да мөмкин. Бу исә Кытай һәм Монголия  чигенә кадәр барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк.

Яңа трасса түләүле булачак. Әмма әлегә төгәл саннар аталмый. Яңа юлдан җилдергән өчен кесә янчыгын күпмегә юкартырга туры киләчәге дә билгесез. Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, трассаның төрле участогында бәяләр төрлечә булачак. «Владимирдан Мәскәүгә һәм Мәскәүгә керү юлларында йөрү күпкә кыйммәткәрәк төшәчәк, билгеле. Алга таба трассаның, әйтик, шул ук Түбән Новгородка, Чабаксарга илтүче өлешләрендә чакрым хаклары күпкә арзанрак булачак. Казан тирәсендә исә алар кыйммәтрәк йөриячәк», – ди вице-премьер.

Яңа трассада йөрүнең күпмегә төшәчәге турында узган атнада Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов белән «туры элемтә» вакытында да сүз булды. Министр сүзләренә караганда, яңа трасса төзелеше турында әле фикер алышулар гына алып барылган чорда биредәге бер чакрым юл 2 сумга төшәчәк дип фаразланган булган. «Әмма республика халкына трассаның Татарстандагы өлеше буйлап хәрәкәт итү бушлай булачак», – ди Фәрит Хәнифов.

М12 трассасында акча җыеп торучы киртә, шлагбаумнар булмаячак дип ышандыралар. Аның урынына биредә махсус сканерлар урнаштырылачак. Алар 13,1 миллиард сумга төшәчәк. «Алар машина номерларын «укып», «тимер ат» хуҗасына түләү кәгазен автомат рәвештә җибәрәчәк. «Әгәр машинагыз реестрга кертелгән һәм сезгә шушы җирлектә яшәүче буларак юлның шушы өлешендә бушлай йөрү рөхсәт ителгән икән, сезгә андый «сәлам хаты» бөтенләй килмәячәк», – ди министр.

Яңа трасса төзегәндә сафтан чыккан «иске юл»ларны да онытмаска вәгъдә бирәләр. Аларның күбесе мондый зур йөкне чыдатырлык дәрәҗәдә түгел. Шуңа күрә бик тиз сафтан чыгалар. Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, яңа трасса төзелешенә тәүлек әйләнәсе материал ташучы йөк машиналары йөргән юллар да соңыннан төзекләндереләчәк. Бу төбәк һәм җирле юллардан тыш, Чаллы һәм Түбән Кама аша узучы М7 трассасына да кагыла.

– Бүген яңа төзелүче М12 трассасына илтүче 250 чакрым юл исәпләнә. Шундый зур төзелеш барганда һәр подрядчы оешма аларны төзекләндереп, тәртипләп тора. Төзүчеләр үзләре дә, җирле халык та бу юллардан хәвеф-хәтәрсез генә йөрсен өчен эшләнә бу. Бераз сабыр итәргә туры киләчәк. Төп юл кулланылышка тапшырылгач, аны төзегәндә файдаланылган юллар капиталь төзекләндереләчәк, алар элеккедән дә сыйфатлырак булачак, – дип ышандыра министр. – Түләү юллар үзебезнең гади юллар белән кисешергә тиеш түгел, билгеле. Шуңа күрә һәр 50 чакрымнан соң развязкалар куела.

Сүз уңаеннан, М12 трассасы буйлап сәгатенә уртача 120–140 чакрым тизлек белән хәрәкәт итәргә рөхсәт ителәчәк. Әмма, Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, аның кайбер өлешләрендә тизлекне сәгатенә 150 чакрымга кадәр арттырырга мөмкин булачак.

 


Фикер өстәү