Яңартылган 1000 сумлык акчада Казан Кремле сурәте булырга мөмкин

Яңартылган 1000 сумлык акчада Казан Кремле сурәте пәйда булырга мөмкин. Яңа меңлек өчен сурәтләр исемлегенә Татарстаннан берничә корылма кертелгән. Үзәк банк рәисе урынбасары Сергей Белов әйтүенчә, яңа 1 һәм 5 меңлек акчаларның идеясе расланган.

Хәзерге вакытта рәсемнәренең караламалары эшләнә. Белгечләр акчада сурәтләнергә мөмкин булган 30га якын мөһим корылманы тәкъдим иткән. Финалга Казан Кремле, Сөембикә манарасы, «Казан» гаилә үзәге, «Болгар шәһәрлеге» тыюлыгы чыккан. Шулай ук Түбән Новгородтан берничә объект: Кремль, Чкалов баскычы, Түбән Новгород ярминкәсе бинасы, Максим Горький һәйкәле тәкъдим ителгән.

Яңартылган 1000 һәм 5000 сумлыклар – киләсе елда, 500 сумлык – 2024 елда, 10 һәм 50 сумлыклар  2025 елда әйләнешкә кертеләчәк.


Фикер өстәү