Өлешеңә тигән көмешең: мохтаҗлар реестры булдыруның асылы нәрсәдә?

Ил хөкүмәте яңа реестр булдырырга җыена: мохтаҗлар реестры. Бу исемлек чын мәгънәсендә мохтаҗ кешеләрне билгеләү өчен кирәк дип аңлаталар. Шул рәвешле, булышсыннар иде дип өмет иткән кешеләрне барлап, хөкүмәткә аларга социаль ярдәм чараларын күрсәтү дә җиңелрәк булачак дип фаразлана.

Кем син, мохтаҗ кеше?

Әле күптән түгел генә «ВТ» хәбәрчесе Россиядә фәкыйрьләр саны азайган, дип, ярлыларның кимү сәбәпләрен ачыклаган иде. Социаль түләүләр өлеше 20,6 проценттан 20,7 процентка кадәр, эшкуарлык эшчәнлегеннән кергән керемнәр 5,5 проценттан 6,2 процентка кадәр артканы билгеле. Ярлыларның кимүенә шулай ук балалы гаиләләргә каралган ярдәм чараларын арттыру һәм эшсезлек дәрәҗәсенең түбән булуын да сәбәп итеп күргән иде белгечләр.

Саннарны тагын бер тапкыр хәтердә яңартып үтик:

Росстатның соңгы мәгълүматлары буенча, илдә фәкыйрьләр саны 10,5 процентка (15,3 млн россияле) калган иде. Әлеге күрсәткеч яңа Россия тарихында иң түбәне булып санала.

Татарстан буенча яшәү минимумы 13319 сум тәшкил итә. Бу – хезмәткә яраклы кешеләр өчен. Пенсионерларга – 10508 сум, балаларга – 11852 сум. Россия күләмендә исә яшәү минимумы түбәндәгечә: эшкә яраклы халык өлешенә 15669 сум тия, пенсионерларга – 12363 сум, балаларга 13944 сум тиеш.

Мохтаҗларны барлау, аларга ярдәм итү турында бер генә тапкыр сөйләнмәде инде. Әйтик, Россия Премьер-министры вазыйфасын биләгән чагында Дмитрий Медведев «фәкыйрьләр портреты»н төзергә тәкъдим иткән иде. Аерым бер кешегә аерым ярдәм кирәк, дигән фикердә торган иде Премьер. Янәсе, кешегә булышу өчен аның тормыш хәленең үзенчәлеге, ихтыяҗлары, белеме, мөмкинлекләре, хәтта сәламәтлеге дә исәпкә алынырга тиеш.

Иске-яңа тәкъдимне шушы көннәрдә илнең вице-премьеры Татьяна Голикова телгә алды. Мохтаҗлар реестрын 2024 елның гыйнварыннан эшләтеп җибәрергә телиләр. «2023 ел өчен мөһим максат бу. Без инде бу проектны гамәлгә ашыру вакытын бер мәртәбә кичектергән идек. Әзер булмавыбыздан түгел, ә реестрны эшләтеп җибәрү өчен башка мәсьәләрне дә хәл итәргә кирәк булганга шулай эшләдек», – диде Татьяна Голикова. Аның сүзләренчә, бу эш кемнең ярдәмгә мохтаҗ булуын билгеләү һәм җыйган мәгълүматны Росстат күрсәткечләре белән чагыштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Сүз уңаеннан, 2022 ел нәтиҗәләре буенча, Россиядә мохтаҗлар саны дүрт төбәккә арткан иде. Адыгея, Ингушетия, Тува һәм Хакасия турында сүз. Фәкыйрьлекне киметүгә Карачай-Черкес, Калмыкия, Төньяк Осетия, Коми, Оренбург өлкәсе һәм Ненец автономияле округы да ирешә алмаган.

«ВТ» юристы Булат Закиров аңлатканча, хәзерге вакытта Россия законнарында «мохтаҗ» дигән бердәм төшенчә юк. Аларны билгеләгән вакытта төрле сәбәпләрдән чыгып эш итәргә мөмкиннәр.

– Мәсәлән, кемдер мохтаҗ гражданнарны, аларның кереме МРОТтан (минималь хезмәт хакы күләме) азрак тәшкил итә, дип саный. Әмма МРОТтан югарырак керем, мәсәлән, кешенең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булмавын аңлата алмый. Шуңа бәйле рәвештә, мохтаҗ төшенчәсен билгеләү өчен конкрет өлкәдә конкрет законнарны карарга кирәк, – ди юрист.

Булат Закиров искәрткәнчә, Россиядә социаль ярдәм чараларының төрле программалары гамәлгә ашырыла: торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларга ярдәм итү, торак биналарына мохтаҗларга ярдәм итү, даими карауга мохтаҗларга ярдәм итү һәм башкалар.

– Соңгы вакытта мохтаҗларны комплекслы билгеләү күзәтелә – бу мохтаҗны билгеләгәндә керем дәрәҗәсе генә түгел, ә берничә фактор анализлана дигәнне аңлата (авырулар, милек булу һ.б.). Әйтелгәннәрдән чыгып, яңа мохтаҗлар реестрына социаль ярдәм яки дәүләт тарафыннан бирелә торган ташламалар таләп ителгән барлык кешеләр керәчәк дип фаразлый алам, – дигән фикердә белгеч.

Нәтиҗәсе булырмы?

Кушылучыларның урыннарын алмаштырудан гына сумма үзгәрми. Бәйсез финанс консультанты Шамил Муталовның хакимият тәкъдименә карата фикере шундыйрак. Белгеч әйтүенчә, фәкыйрьлек, мохтаҗлык проблемасы ярлылыкны башка төрле формула буенча санау ысулы белән генә хәл ителә торган эш түгел.

– Фәкыйрьләр, мохтаҗлар бөтенләй юк дигән нәтиҗәгә килерлек формула да уйлап табарга була ул. Әмма бу гына проблеманы хәл итмәячәк, – ди белгеч. – Банк картасына килә торган керем (хезмәт хакы, дивиденд һ.б.) түгел, ә барлык чыгымнардан соң калган мая күләме мөһимрәк. Әйтик, айга 500 мең эшләргә һәм шул ук сумманы сарыф итәргә дә була. Шартлыча биш елдан соң бу кешенең капиталы нульгә тиң булачак. Финанс яктан грамоталы кешене карыйк. Әйтик, укытучы. Ул аена 20 мең сум ала, ди. Ул, финанс ягыннан белемнәрен кулланып, барлык чыгымнардан соң да кеременең 10 процентын булса да янга калдыра алса, шул ук биш елда 120 мең сум акча эшли алыр иде. Инвестицияләргә тотса, кесәсенә тагын да күбрәк акча кертә ала. Мондый реестрны кирәк дип тапмыйм. Халыкны акчасын дөрес тотарга өйрәтергә кирәк. «Фәкыйрьләрчә» фикерләүне дә үзгәртәсе иде. Финанс грамоталылыкка өйрәтү авыр түгел. Бу белемнәрне кулланып, кеше тормышындагы мохтаҗлык кебек күренешләрне юк итә алыр иде. Хөкүмәттән, фондлардан, иганәчеләрдән бирелә торган «күчтәнәчләргә» генә ышанып ятмасын иде кеше. Моның өчен, әйтүемчә, фикерләү рәвешен дә үзгәртергә кирәк.

Психология фәннәре магистры, психолог Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева әлеге мәсьәләнең аңга һәм кешенең психологик халәтенә тәэсир итә торган ягына игътибар юнәлтте.

– Реестр, бәлки, чынлап та мохтаҗларны барларга һәм ярдәм кирәк кешеләргә вакытында булышырга мөмкинлек бирер. Моның уңай ягы да бар. Психология ягыннан карасак, әлбәттә, бик күпләр үзләрен фәкыйрь-мохтаҗ итеп тануларын теләмәс иде. Шәхес буларак, алар үзләрен башкалардан түбән санауларын көтми, – дигән фикердә белгеч.

Чулпан сүзләренчә, медальнең ике ягы булган кебек, бу мәсьәләнең дә уңай һәм тискәре нәтиҗәләре булырга мөмкин.

– Мохтаҗлар һәм мохтаҗ булмаганнар дигән бүленеш барлыкка килгәч, бу, әлбәттә, реестрда булган кешеләрнең үз-үзләренә түбән бәя бирү, үз-үзләренә ышаныч югалуына, үзләреннән һәм үзләре кебекләрдән оялуга китерәчәк. Мондый исемлектә булу үзбәягә бик тә тәэсир итәчәк, – диде белгеч. – Киресенчә дә булуы бар: кайберәүләр бу исемлеккә эләкмәс өчен күбрәк эшләргә, тормышта максат табарга, үзләрен камилләштерергә тырышмагае.

Фикер

Николай Кульбака, икътисад фәннәре кандидаты:

– Хәзерге фәкыйрьлек белән СССР чорындагысы нәрсә белән аерыла? Беренчедән, СССР таркалганнан соң өч гасырга якын вакыт узды, ә бу – бик зур вакыт аралыгы. Элек булмаган яңа технологияләр барлыкка килде, күп кенә төр продукцияне җитештерү дә күпкә арзанрак. Мәсәлән, бик бай булмаган кеше дә хәзер Россиянең теләсә кайсы почмагы белән видеоэлемтә аша тоташу мөмкинлегенә ия. Ә бу хәтта 80 нче елларда Совет элитасының югары катламы өчен дә мөмкин хәл түгел иде. Массакүләм җитештерү нәтиҗәсендә, совет кешеләренә хас булган кием һәм аяк киеме дефициты хәзерге икътисадта мөмкин дә түгел. Азык-төлек җитештерү белән дә шулай. Нәтиҗәдә Россия кебек илдә массакүләм ачлык һәм фәкыйрьлек мөмкин түгел.

(«Российская газета»)

 Чулпан Гарифуллина

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү