Хат эзеннән. «Өмет»сезләр

Шәхсән үземә атап язылган бу хат шактый ук аптырашта калдырды мине. Аны Арча районы Яңа Кенәр авылы ветераннары язган. «Бездә «Өмет» социаль тернәкләндерү үзәге бар иде, 2008 елдан бирле эшләп килде. Узган ел ялган сәбәпләр табып, шуны яптылар. Якташыбыз — «Безнең гәҗит»не нәшер итүче Илфат Фәйзрахманов, ТНВдан Данил Гыйниятов, «Акчарлак» газетасыннан Габделфәт Сафин, «Татар-информ»ның баш мөхәррире Рәмис Латыйпов «Өмет» ябылу турында үз фикерләрен белдерделәр. Хөрмәтле якташыбыз, сез дә бу хакта «әйтеп кенә баксагыз» иде», – дип миңа да төрттереп куйганнар. «Өмет»сез калганнар Президенттан башлап, прокуратурага, хөкүмәткә, Дәүләт Советына, министрлыкларга, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә дә мөрәҗәгать иткәннәр, әмма уңай җавап алмаганнар…

Бөтен җавапларны җыеп барганнар. Авыл җирлеге башлыгы Әгъзам Гайфуллин аларны миңа биреп җибәрде: «Рәхәтләнеп укы әле», – диде. Бер дә рәхәт түгел иде аларны уку. Җаваплар, нигездә, бер үк эчтәлектә, хәтта бер үк җөмләләр кабатлана. Яңа Кенәр ветераннары моны «отписка» дип кабул иткән. Шәхсән үземдә дә шундыйрак тәэсир калды.

«Өмет»не бетерүнең сәбәпләре нинди соң? Беренчедән, үзәк урнашкан бинага капиталь ремонт кирәк икән. Ә ул хастаханә бинасының бер канатында урнашкан. Әгәр бина авария хәлендә һәм аңа кеше керергә ярамый икән, нигә хастаханә эшли, ә «Өмет» ябыла? Бинаның хастаханә өлеше күпкә начаррак та әле.

Икенчедән, канализацияне ремонтлау кирәк, дигәннәр. Ә җирлек башлыгы әйтүенчә, канализация 2014 елда ремонтланган, ТКХ оешмасы аны гел чистартып тора, бернинди ис тә юк, торбалардан килгән су чиста.

Инде килеп, бина янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килми икән. Әйтүләренчә, сигнализация эшли, янгын сүндерү җайланмалары, эвакуация планы бар, чыгу юллары ачык, җаваплы кешеләр куелган. Янгын сүндерү бүлеге бина белән янәшә генә диярлек, бүлек башлыгы Хәниф Әхмәтов  актның янгынга кагылышлы җирен укыгач, аптыраган һәм көлеп куйган, ди. Үзенә дә шалтыратып алдым: «Ул бинада барысы да тәртиптә, бернинди кимчелек юк», – диде.

Актта әле бинаның террорчылыкка каршы тору таләпләренә туры килмәве дә язылган. Үзем булдым мин анда. Керә торган ишекләр тимердән, нык. Төп ишектә «глазок», видеокамера бар. Туганнары, дуслары белән очрашырга килүчеләрнең исемен журналга язып, кул куйдырып, директор рөхсәте белән генә кертелүен дә әйттеләр. Паспортларын вахтерда калдырып торалар икән.

Тикшерүчеләр бинаның санитария-эпидемиология таләпләренә «туры килмәвен» дә ачыклаганнар. Ул таләпләрне мин белеп бетермим инде, әмма җирле җитәкчелек «Өмет»тәге чисталыкны, матурлыкны санап бетерерлек түгел иде, ди. «Өмет» тернәкләндерү үзәге – хастаханә түгел, анда дәвалану өчен килмиләр. Әлбәттә, анда массаж ясаганнар, парафин, электрофорез, магнит терапиясе, ингаляция булган. Әмма иң беренче чиратта үзәккә кеше, исеменнән аңлашылганча, социаль тернәкләнү өчен килгән. Психологик яктан савыгу алганнар алар. «Алар» дигәнебез, тыл ветераннары, үзләре язуынча, «чабата киеп, бата-чума черек бәрәңге җыеп, хәерчелектә, ялангачлыкта үскән сугыш чоры балалары». Тернәкләндерү үзәге алар өчен – шифаханә.

Берәү хәтта: «Сугыш чоры балаларының үлеп беткәнен дә көтмәделәр ичмасам», – дип куйган иде. Исемен язмаска кушты. «Өмет»нең кинәт яраксыз дип табылуына бик сәерсенә Яңа Кенәр кешеләре. Бүген Яңа Кенәр авыл җирлегендә дүрт меңнән артык кеше яши, шуның яртысы чамасы Яңа Кенәрнең үзендә. «Өмет»кә күрше-тирә районнардан да бик теләп килгәннәр, елына 700ләп кеше ял иткән. Аз керемлеләр, аз пенсия алучылар, бер тиен түләмичә, тәннәренә-җаннарына шифа алганнар. Кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр, бергә җырлашып утырганнар, китаплар укыганнар. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы исә «социаль тернәкләндерү үзәген бетерү районда яшәүче өлкәннәр һәм гариплеге булган затлар өчен социаль ышанычларның кимүенә китермәде» дип саный. Һәрхәлдә, министрлыкның бер җавабында шундый сүзләр язылган. Шуның өстенә министрлык, китап уку, күңел ачу өчен, район үзәгендә китапханә, мәдәният йорты бар һәм шул җиткән дип саный. Ә авыл халкы: «Без – 80–90 яшьлекләрнең 40 чакрым үтеп, уйнарга бару чорларыбыз үткән. Безгә йорт-җирләребездән ерак булмаган дәвалану урыны кирәк», – ди.

Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев әйтүенчә, «Өмет» социаль тернәкләндерү үзәгенең ябылачагы турында хәбәр чыккач та, ул республика җитәкчелегенә хат юллаган. Тик уңай җавап алмаган. Уйлавымча, министрлык Президентны «Өмет»нең юкка чыгуы халыкка зыян китермәсенә ышандырган. Дөресен әйткәндә, бу мәсьәлә белән Рөстәм Миңнеханов шөгыльләнергә дә тиеш түгел, аның мәшәкатьләре болай да хәттин ашкан. Сүз уңаеннан, авыл халкы үзе дә аңа олы хөрмәт белән карый, мондый хисләрен бихисап мөрәҗәгатьләрдә дә белдергән. Монда гаеп «тәртә»дәдер дип уйлыйбыз. Халыкны социаль яклау өчен системалы эш алып барылуы турында матур  итеп сөйләргә яратучылар мәсьәләнең алдын-артын уйлап бетермәгәннәрдер кебек тоела.

Без авылларны яшәтү, район-авыл җирләрендә социаль инфраструктуралар булдыру турында сөйлибез, шул ук вакытта булганны юкка чыгарырга да күп сорамыйбыз. Шунысы кызык һәм кызганыч: «Өмет» үзәген бик тиз арада япканнар һәм андагы барлык җиһазларны тиз-тиз генә каядыр ташып та бетергәннәр.

Кайбер мәгълүматларны ачыклау өчен, Арча социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миләүшә Шакировага шалтыраткан идем. «ВТ» журналисты икәнемне белгәч: «Все вопросы пресс-центру министерства», – дип  кенә куйды. Минем урысчам аныкы дәрәҗәсендә түгел инде, бары тик: «Так и запишем…» – дип әйтү белән чикләндем. Ә бит массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы законда безнең теләсә-нинди мәгълүматны алырга хокукыбыз барлыгы язылган. Әлбәттә, «дәүләт сере булмаса» дигәнрәк искәрмә бар. Күрәсең, министрлык һәм аның район бүлекләре эше «дәүләт сере» исәпләнә дигән уй туган иде. Аннан: «Ялгышсам гына ярар иде», – дип күңелне тынычландырдым үзе. Дөресен әйткәндә, шәхсән Миләүшә Шакировага бернинди дәгъва белдерә алмыйм. Без һәрберебез – система җимешләре һәм вакыты-вакыты белән авызны үлчәп ачарга тиешбез.

Дәүсовет Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның бер сүзе бик ошый миңа. «Без халыкка һәрвакыт ачык», – дияргә ярата ул. Әмма хакимиятнең кайбер тармаклары бик ачылып бетәргә, халык белән аңлашып эшләргә яратмыйлар. Арчаның хөрмәткә лаек ветераннарын «Өмет»сез калдырырга ниятләгәндә, мәсәлән, нигә бераз халык фикеренә колак салмаганнар икән? Белүемчә,  Яңа Кенәргә дә министр үзе түгел, ә аның урынбасарлары гына килгән. Аннан соң Россия Дәүләт Думасына депутат итеп Арчадан сайланган Илдар Гыйльметдинов бу хәлгә ни өчен битараф калган икән? Халык аңа да мөрәҗәгать язган, тик бернинди дә җавап килмәгән. Шуларны уйлыйм да, астагылар үзенчә, өстәгеләр үзенчә яшидер кебек тоелып китә.

Яңа Кенәрдәге «Өмет» инде яңадан ачылмас. Халык аптырашта, заманында әллә ничә предприятиесе булып, гөрләп яшәгән авылның гомере һаман да санаулы була баруыннан курка ул. Тора-бара хастаханәне дә япмаслар микән дип шикләнә. Чөнки анда уртак бер котельная булып, кышларын «Өмет» ягы да җылытыла, ә үзәк инде юк. Җылылык өчен бушка акча әрәм итәселәре килмәс дип әйтүем. Хастаханәне башта көндезге стационар иттеләр, ә аннан… Күңелсез уйларны куасы килә, әмма  шикләнү кала бирә.

Хәзергә өлкәннәрнең, гомумән, сәламәтлеге какшаганнарның кечкенә генә бер юанычлары бар: хастаханәдә танылган табиб Әнвәр Вафин атнага бер тапкыр халыкны кабул итә башлаган. Ул күрше Ташкичү авылы егете, алтын куллы хирург. Аны Яңа Кенәргә килергә кодалаган өчен җирле җитәкчегә һәм район башлыгына рәхмәт. Миңа хастаханәдә Әнвәр Вафинның кабул итү көне туры килде. Колак чите белән тыңлап тордым: халык табибка да, җитәкчеләргә дә бик рәхмәтле иде.

Менә шул, хат язучылар үтенгәнчә, Яңа Кенәр вакыйгасына карата үз сүземне «әйтеп кенә бактым». Шул ук вакытта, киләчәктә сүзнең дәвамы булмагае, дип тә уйлап торам. Чөнки ул ярдәмгә мохтаҗ буынга, авыл язмышына кагыла.

Риман Гыйлемханов

Тернәкләндерү үзәгенең язмышын Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан тагын бер мәртәбә белешәсе иттек. Министрлыкның матбугат үзәгендә әйтүләренчә, әлеге учреждение 1,5 ел элек ябылган, сәбәпләрен дә халыкка аңлатканнар. Кыскасы, өстәп әйтер сүзләре юк.


Фикер өстәү