Тарихчы Илнар Гарифуллин: «Рәхәт вакытта үзгәрешләр булмый»

Без әле кая барабыз? Дөньяда ниләр бар? Бу сорауларга җавапны тарихчы Илнар Гарифуллин белән эзлибез.

– Океан артындагы Ак йортның элеккеге хуҗасы Дональд Трамп фикеренчә, АКШка СССР язмышын кабатлау куркынычы яный. Сәяси уен вакытында әйтелгән фикер генәме бу, әллә аларда чыннан да хәлләр мөшкелме? Ерак булса да, безгә дә кагылачак бит.

– Бу сүзләрне АКШның бүгенге башлыгы Байденга каршы әйтелгән дип кабул итәргә кирәктер. Аларда бит сайлау системасы безнекеннән үзгәрәк. Парламентны, әйтик, өч өлешкә бүлеп сайлыйлар. Тавыш бирү вакыты якынлашкан саен популист сүзләр күбәя. АКШның икътисадына килгәндә, бу илнең элегрәк тә мондый авыр вакытларны кичергәне булды. Әйтик, Вьетнам сугышыннан соң анда зур социаль проблемалар калкып чыкканы билгеле. Әмма йөзеп чыга алганнар. Бу юлы да шулай булыр дип фаразлыйм. Ник дигәндә, аларның сәяси системасы бик йомшак, үзгәреп тора. Авыр булса да, вазгыятьне үзләре өчен уңай якка бора алырлар. Җитмәсә, дөнья күләмендә долларның көче әле дә җитәрлек. Аны актив кулланалар. Бурычлары күп дип әйтәләр. Тик АКШның икътисады җимерелә икән, үз артыннан бөтен дөньяны тартачак. Элеккеге кебек үк булмаса да, безнең дә аңа бәйләнешебез бар. Кытай турында әйткән дә юк. Шуңа күрә бу илгә начар киләчәк теләүчеләр күп дип әйтмәс идем.

– Узган атнада Россия Президенты Владимир Путин Иранга барды. Киләсе атнада Төркия Президенты Әрдоганны Сочида көтәләр. Истанбулда «Фәнәрбахчә» белән Киев «Динамо»сы арасындагы футбол очрашуында җирле җанатарлар «Владимир Путин» дип кычкырып утыра. Россиянең иң якын дуслары Төркия белән Иранмы?

– Аларны дуслар түгел, бүгенге шартлардагы вакытлыча союзниклар дип атар идем. Иран да санкцияләр астында яши. Төркиягә дә көчле басым ясала. Җитмәсә, Төркия Шәрык илләрендә, Урта Азиядә үз йогынтысын киңәйтергә тырыша. Уртак мәнфәгатьләребез бар. Бүгенге вазгыять үзгәрсә, мондый ук якынаю, берләшү булмас иде, бәлки. Иран белән чагыштырганда, Төркия белән бәйләнешләр якынрак. Бу мөнәсәбәтләрдә Татарстанның да роле бар. Миңа калса, төрекләрдә Россия үрнәк алырлык сыйфат бар. Алар кайда, нинди вазгыять булса да, үз мәнфәгатьләреннән файдалана белә, беренче чиратта үзләренә уңайлы якны эзли. Татар милләтенә дә җитми мондый сыйфат.

– Ә Кытай кайда?

– Санкция шартларында ярдәм була дисәләр дә, бу бик сизелми. Кытай белән чагыштырганда, Иран белән Төркия үз сүзләрен күбрәк тормышка ашыра.

– Соңгы вакытта матбугатта махсус операциягә карата мөнәсәбәт үзгәрү сизелә. Игътибар кимеде, тынычлану барлыкка килде кебек. Әллә бу вазгыятькә ияләшүме?

– Әлбәттә, ияләшү. Кеше авыр вазгыятькә дә, бәхетле тормышка да ияләшә. Җәйге вакыт икәнен дә онытмыйк. Кеше авылга, бакчасына, ялга китә. Бездә кояшлы, җылы вакыт болай да аз. Андый вакытта тормыштагы мәшәкатьләрдән онытылырга, игътибар итмәскә тырышабыз. Мәгълүмат чаралары да шул юлдан бара. Икенчедән, гади халык махсус операциянең ни белән тәмамланасын белми. Шуңа күрә халыкның да кызыксынуы кими.

– Бу көннәрдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды узачак. Әлеге җыеннан нәрсә көтәргә? Бүгенге шартларда милли мәсьәләләргә зур игътибар биреп буламы?

– Барысы да конгресс җитәкчелегеннән тора. Әйтик, Милли Шурага кемнәр тәкъдим ителер? Миңа калса, составның ким дигәндә 50 процентын үзгәртергә кирәк. Чөнки вазгыять тә үзгәрә. Икенчедән, анда яшьләр юк. Ә аларсыз алга китеш булмаячак.

Икътисадта авырлыклар һәрвакыт була. Миңа калса, андый вакытта, киресенчә, чыгу юлларын эзләргә кирәк. Рәхәт вакытта бернинди үзгәреш булмый. Тарих та шуны раслый: алар авыр вакыттан соң башлана. Милләт саклансын, кирәкле юллар табылсын өчен үзгәрешләр кирәк. Исегезгә төшерәм: 2007, 2012 елларда да мондый җыеннар узды. Ул вакытта илдә барысы да тыныч, вазгыять яхшы иде. Без дә, Татарстан үсә, дип шатландык, киләчәк турында артык уйламадык. Милләт язмышы турында 2016–2017 елларда ныклап уйлана башладык. Шуңа күрә хәлләр авыр дип кул селтәү дөрес түгел, киресенчә, эшләргә, үз мәнфәгатьләребезне кайгыртырга кирәк.

 

 


Фикер өстәү