Рөстәм Миңнеханов Аксубай районында булды

Рөстәм Миңнеханов Аксубай районында булды. Маршрут барышында алар республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры белән бергә район кырларын карадылар.

Аксубайда «Волга-Селект» ҖЧҖ хуҗалыгы базасында Президент урып-җыюда катнашкан механизаторлар, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты һәм урып-җыю темплары буенча фикер алыштылар.

Бүгенге көндә 99 комбайн урып-җыюда эшли, 30 комбайн читтән җәлеп ителгән. Ике смена комплектланган.

«Бүген иң мөһиме — урып-җыю һәм көзге чәчүгә әзерлек. Азык үзәкләрен үстерү буенча эшләргә кирәк», — дип билгеләп үтте Президент.

Районның үсемлекчелек системасында эре предприятиеләрнең берсе- «Волга-Селект»ҖЧҖнең эретмә төене. Президентка Авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен тукландыру һәм корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннәреннән саклау эшләрен башкарганда су әзерләү өчен билгеләнгән стационар комплексны күрсәттеләр.

Бөртекле һәм кузаклы культураларда эретмә комплексы ярдәмендә үсемлекләрне саклау чаралары белән 3 тапкыр эшкәртү, карбамид һәм биопрепаратлар белән яфрактан тукландыру үткәрелде. Көнбагышта-2 тапкыр, рапста-4 тапкыр.

Шулай ук Президентка орлык заводы белән ашлык киптерү комплексы төзелешенең барышын күрсәттеләр. Аны бу елның маенда төзи башладылар. 2024 елда тапшырырга планлаштыралар.

Базада бер үк вакытта 7000 тонна бөртек сакланачак. Орлык линиясе сәгатенә 10 тонна җитештерәчәк. Чистарту җиһазларының куәте-сәгатенә 300 тонна, киптерү җиһазлары — сәгатенә 100 тонна. Хәзерге вакытта объектта төзү-монтаж эшләре бара, җиһазлар китерелә. Объектны тапшырганда 35 кешене эшкә урнаштыру планлаштырыла.


Фикер өстәү