Рөстәм Миңнеханов Биектау районында урып-җыюның барышы белән танышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау районында булды. Иң элек ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән вертолеттан район кырларында урып-җыюның барышын карап йөрде.

Соңыннан “Бөреле” кырында механизаторлар һәм шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар белән очрашу үткәрелде. Районның башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов әйтүенчә, кырларда 57 комбайн эшли. Гектарыннан уртача 31 центнер уңыш чыга. Иген кырлары мәйданының 47 процентында урып-җыю эшләре төгәлләнгән инде.
Аның сүзләренә караганда, районда барлыгы 13 412 мең баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Узган елдагы белән чагыштырганда, терлекләрнең баш саны берникадәр кимегән. Районда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны 180гә азайган.
Президент терлек азыгын әзерләүнең мөһимлегенә, аерым алганда, азык үзәкләре булдыруга игътибарын юнәлтте.

Рөстәм Миңнеханов республика конкурсында җиңгән авыл җирлекләре башлыкларына яңа трактор ачкычларын тапшырды. Конкурсны һәр ел саен “Татарстан муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе үткәрә. Бәйге йомгаклары буенча иң яхшы 173 муниципалитетка үзләрендәге иң мөһим проблемаларны хәл кылу өчен грантлар тапшырыла. Грант күләме авыл җирлекләре өчен 1,5 миллион сум булса, шәһәр тибындагы бистәләр өчен – 2 миллион сум. Күп кенә җирлекләр грант акчасын тагылма җиһазлы тракторлар сатып алуга тота. Биектау районында да шулай эшләгәннәр. Алар авыл хуҗалыгы өчен дизель машиналарын сатып алганнар.

Президент шулай ук Бөреледә капиталь төзекләндерелгәннән соң ачылган Мәдәният йорты белән танышты. Төзекләндерү эшләре “Мәдәни мирас объектларын төзекләндерү” республика программасы кысасында башкарылган. Бер бинада районның балалар сәнгать мәктәбе, китапханә, балалар-яшьләр спорт мәктәбе бүлеге, аптека урнашкан.

Моннан тыш Президент гомуми практика табибы офисында булды. Дәвалау оешмасы Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча төзелгән. Биредә 14 торак пунктка (барлыгы 4599 кешегә) хезмәт күрсәтелә. Объект заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән: физиотерапия, ЭКГ бүлмәләре һ.б. булдырылган. Сырхауларны 3 табиб кабул итә.


Фикер өстәү