Айгөл Рәхимова: «Бәхетле кеше башкаларга начарлык теләми»

Сәхнәдән югалып торган Айгөл Рәхимова ни хәлләрдә? Сез дә сагынгансыздыр, дидек тә без аны «Ни хәл?» сәхифәсенә кунакка чакырдык. Татар сәхнәсенә кайту, тугры тамашачылар, шәхси тормышындагы яңалыклар – әнә шулар турында сөйләштек.

«Тамашачым ярдәм итте»

– Ни хәл?

– Бар да яхшы, Аллага шөкер. Рәхмәт! Хәзерге вакытта Әнвәр Нургалиев төркемендә җырлыйм. Яңа сезонга әзерлекләр бара, яңа җырлар туплыйм.

– Мәскәүгә китеп, татар эстрадасыннан югалып торган идегез. Кире кайтырга нәрсә этәрде сезне?

– Әйе, ике еллык пауза ясадым. Ләкин ул чакта да иҗади эшчәнлегем туктап тормады: мәҗлесләрдә, концертларда чыгыш ясадым. Хәзер кабат тулы көчкә эшли башладым. Клип төшердем, альбом чыгардым. Кире кайтырга нәрсә этәрдеме? Мөгаен, мин үземдер. Эстрадага килеп кергәннән бирле куйган көчем, тырышлыкларымны шулай тиз генә сызып атып, башка эш белән шөгыльләнә башлау авыр булыр иде миңа. Татар концертларында чыгыш ясаудан, татарча җырлар яздыртудан туктагач, үземнең моннан башка яши алмавымны аңладым.

– Мәскәү каласы күп кенә яшь артистларны җәлеп итә. Бу нәрсә белән бәйле?

– Миңа калса, бу – гадәти күренеш. Без бит, башкалада бөтенләй башка тормыш кайный, яңа мөмкинлекләр ачыла, дип уйлыйбыз. Ләкин кайчак чыгымнарның да башка булуын исәпкә алмыйбыз. Мәскәүдә яшәр өчен рухи яктан бик зур көч кирәклеген аңлау өчен әллә ни күп вакыт таләп ителмәде миңа. Анда чыннан да тормыш бөтенләй үзгә һәм ул миңа ошамады. Хәер, минем өчен яхшы тәҗрибә булды. Ә кемдер башкача уйлый. Һәркем күңеленә хуш килгән урынны сайлый.

– Һәр җырчының үз тамашачысы бар. Сезнең тамашачы кире кайтуыгызны көттеме? Араларыгыз өзелмәдеме?

– Юк. Мин тыңлаучыларым белән социаль челтәрләр аша һәрвакыт аралашып тордым. Кире кайтуымны, яңа җырларымны, чыгышларымны көттеләр. Һәм, беләсезме, бу чын мәгънәсендә шундый зур бәхет икән. Нәкъ менә тамашачым ярдәме белән мин иҗат итүдән туктамаска кирәклеген аңладым, алар миңа үземә ышанырга көч бирде. Моның өчен мин бик рәхмәтле.

«Бу сорауларны ишетү бер дә җиңел түгел…»

Айгөл, сезгә шәхси тормышыгыз турында сораулар еш бирәләр. Кияүгә чыгу-чыкмавыгыз турында кызыксыналар. Гомумән, бездә, хатын-кыз фәлән яшькә кадәр башлы-күзле булырга тиеш, дигән фикер яши. Бу хакта нәрсә уйлыйсыз?

– Кызганыч, бу стереотип әле дә яши. Язмышың ничек язылган бит. Фәлән яшькә кадәр өлгерергә кирәк, дип, язмыштан алда чабу дөрес түгел ул, минемчә. Миңа – 30 яшь. Кызганыч, ирем дә, балаларым да юк. Дөрес әйтәсез, миңа шәхси тормышыма кагылышлы сорауларны еш бирәләр. «Кайчан кияүгә чыгасың инде?», «Күптән кияүгә чыгарга кирәк инде сиңа» һәм башкалар. Миңа бу сорауларны ишетү бер дә җиңел түгел. Ә бәлки мин кияүгә чыга яки бала таба алмыймдыр? Бу турыда уйлыйлармы икән ул? Бөтен кешене дә бер калыпка салучыларны аңламыйм. Моның ише сорауларга да җавап бирмәскә тырышам. Әлбәттә, минем бик тә гаилә корасым килә. Ләкин хәзерге вакытта минем моңа мөмкинлегем юк. Һәрвакыт гастрольләрдә йөреп, бертуктаусыз иҗат итеп, танышу-аралашуларга вакытым калмый.

– Сезнең өчен идеаль гаилә нинди ул?

– Минем күзаллавымча, идеаль гаиләдә хөрмәт һәм ярату хөкем сөрә. Ир-ат та, хатын-кыз да бер-беренә рухи яктан ярдәм итә, бер-бер нәрсә булса, уртага салып сөйләшә һәм, гомумән, гармониядә яши.

– Читтән караганда, сез карьеристкага охшаган.

– Чынлыкта алай түгел. Мин бары тик үземә ошаган, үзем яраткан эшне генә эшлим. Җырлау, җырлар яздырту, кешеләр белән аралашу, тамашачымның мәхәббәте мине чын мәгънәсендә бәхетле итә. Ләкин мин, карьерам өчен барына да әзер, дип фикер йөртүчеләр рәтендә түгел.

Блиц-сораштыру

– Тавышыгызның көче нидә дип уйлыйсыз?

– Дөресен генә әйткәндә, белмим. Миңа калса, монда тавыштан бигрәк репертуар һәм минем иҗатка карата мөнәсәбәтем зуррак роль уйный. Мин бары тик үзем яраткан җырларны гына башкарам һәм һәр җырымны чын күңелдән җырлыйм.

– Тәнкыйть сүзләренә карашыгыз?

– Минем турында ни генә язмыйлар инде. Элегрәк мин бик борчыла идем, үз эчемә бикләнеп, берәү белән дә аралашмыйча уйланып утырган, күз яшьләрен тыя алмаган чакларым да күп булды. Ничек инде мине һәм эчке дөньям турында берни дә белмәгән кеше шундый сүзләр яза ала? Социаль челтәрләрдәге Айгөл белән тормыштагы Айгөл – бер үк кеше түгел бит ул. Без анда күрсәтергә теләгәнне генә чыгарабыз. Хәзер тәнкыйть сүзләренә тынычрак карый башладым.

– Сезнең өчен бәхет – нәрсә ул?

– Гап-гади нәрсәләр: гаилә, балалар, әти-әнинең исән-сау булуы, яраткан эшем.

– Сез бәхетлеме?

– Әлбәттә! Һәр иртә саен, Аллага шөкер, дип уянам. Якыннарым исән-сау һәм бәхетле, минем яраткан эшем бар. Бәхет өчен тагын нәрсә кирәк?

Лилия Гыймазова


Айгөл Рәхимова: «Бәхетле кеше башкаларга начарлык теләми»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү