81 яшьлек хатын-кызны үтереп, йортын яндырганнар

Учалы районының Ахун авылында шәхси йортта янгын чыккан, аны тикшерү барышында 81 яшьлек хатын-кызның гәүдәсе табылган, дип яза «Кызыл-таң».

Пенсионерның төтен сулап үлүе турындагы беренчел версия расланмады. Соңыннан аның тәнендә җиде пычак ярасын санаганнар.
Җинаятьчеләр, янгын оештырып, үтерүне яшерергә теләгән булырга мөмкин. Ләкин төнлә әлеге өй буеннан узган очраклы шаһит ашыгыч хезмәт чакырткан, һәм ут таралуны туктата алганнар. Тикшерү алып барыла, шикләнелүче бар.


Фикер өстәү