«Миллениум» күпере янында Рөстәм Миңнехановка күпер аша чыгу һәм керү юлларын ремонтлау турында хәбәр иттеләр. Эшләрне быел башлау планлаштырыла. Хәзерге вакытта ремонт чорына юл хәрәкәтен оештыру схемасы һәм төзелеш-монтаж эшләрен башкаруның календарь графигы эшләнә.
Аннары Татарстан Рәисе Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр Вознесение трактының беренче этабы төзелеше барышы белән танышты. Участокның озынлыгы 4 км тәшкил итә. Бүген монда аерым эш төрләре дәвам итә. Беренче участокны быел октябрь аенда тапшыру планлаштырыла.
ТР Транспорт министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, Вознесение трактатының Җиңү проспектыннан М-7 (8 км) автоюлына кадәрге чираттагы участогында быел иң күп вакыт таләп итүче процесслар, шул исәптән җир асты җәяүлеләр үтү юллары һәм М-7 трассасы белән юл киселеше төзү башкарылачак.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, барлык планлаштырылган эшләрне вакытында башкарырга һәм сыйфатны катгый күзәтергә кирәк.