Рөстәм Миңнеханов: «Белгечләрне яшьтән үк әзерләү мөһим»

Кыенлыкларга карамастан, гел үсештә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Машина төзүчеләр көне уңаеннан уздырылган тантаналы чарада алар эшчәнлеген шулай дип бәяләде. Бүген республикада 3 меңнән артык машина төзүче оешма исәпләнә, аларда 120 мең кеше эшли.

– Кыенлыкларга да карамастан, быел предприятиеләр күрсәткечләренең актив үсеше күзәтелә. 2021 елның 7 аенда барлыгы 408 млрд сумлык продукция төяп озатылган. Бу 2019 елгы күрсәткечләрдән 1,5 тапкыр артыграк. Кече шәһәрләрдә эре компанияләр дә, уртача предприятиеләр дә уңай үсеш күрсәтә, – диде Президент тармак эшчәнлегенә багышланган күргәзмә белән танышкач.

Бу уңайдан телгә алырлык мисаллар шактый. Әйтик, күптән түгел КамАЗ яңа буын К5 йөк машиналарының модельләрен җыюга кереште. Биредә авыр карьер үзбушаткычлары булдыру юнәлешендә дә эш алып барыла. Моннан тыш КамАЗ сыекландырылган табигый газда һәм водородта эшләүче электромобильләр һәм техника булдыру буенча проектларны да тормышка ашыра.

Татарстан предприятиеләре, 2019 ел белән чагыштырганда, экспорт белән тәэмин итүне дә өчтән бер өлешкә арттырган. Рөстәм Миңнеханов бу урында «Позис» һәм «Алнас» компанияләрен билгеләп үтте. «Хайер» оешмасының цифрлаштыру юнәлешендә саллы эш башкарып, «акыллы завод» төзүенә аеруча басым ясады ул. «Татарстанда 27 предприятие дәүләт оборона заказы кысасында эш башкара. Бу урында Казан электротехника заводын билгеләп үтәсем килә. Ул дәүләт оборона заказын үтәп кенә калмый, ә медицина техникасы җитештерүне дә актив үстерә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты, кыенлыкларга карамастан, хезмәт коллективларын саклап калган һәм билгеләнгән проектларны гамәлгә ашыруны дәвам иттергән предприятие җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Шул ук вакытта республикада ковидка бәйле вазгыятьнең әле дә булса киеренке калуын билгеләп үтте. Президент коронавирусны вакцинация темпларын арттырган очракта гына тулысынча җиңеп булачагын искәртте. «Машина төзелеше предприятиеләре буенча вакцинация күрсәткечләре – 68 процент, оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре буенча 51 процент тәшкил итә. Бездә 500 меңнән артык вакцина бар. Предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм: үзегезне һәм коллективларыгызны саклагыз. Вакцинацияләүгә игътибар итүегезне үтенәм», – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов тантаналы чарада быел юбилейларын билгеләп үткән КМИЗ һәм КМПО (90 ел), Точмаш (80 ел), Казанкомпрессормаш (70 ел), Бетар (25 ел) оешмаларына, тармак ветераннарына котлау, рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.

– Белгечләрне яшьтән үк әзерләү мөһим. Бүген эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүне тәэмин итәргә, югары һөнәри стандартларны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырырга кирәк. Бу эштә WorldSkills хәрәкәте зур роль уйный. Агымдагы елда Татарстан җыелма командасы егетләре һөнәри осталык буенча ярышларның Россия этабында 1 нче урынны яулады. WorldSkills хәрәкәтенә ярдәмнәре өчен безнең предприятиеләргә рәхмәт белдерәсем килә, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү