Рөстәм Миңнеханов Югары Ослан, Кама Тамагы районнарында табигатьтә ял урыннары проектларын карады

Якын киләчәктә Югары Ослан, Кама Тамагы районнарында табигатьтә ял урыннары (глэмпинг. – Ред.) пәйда булачак. Бүген Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Татарстанның инвестицион совет утырышында аларның проектлары тәкъдим ителде. Моннан тыш утырышта тагын биш инвестицион проект каралды. Алар да, нигездә, туризм тармагына карый.

Рөстәм Миңнеханов, утырышны башлап, яңа вазгыятьтә республиканың бу юнәлештә дә сынатмавын искәртте. «Татарстан килеп туган геосәяси вазгыятьтә дә инвестицияләр җәлеп итә белә, яңа инвестицион проектлар тормышка ашыра белә», – диде Президент.

Утырышта тәкъдим ителгән беренче инвестицион проект Югары Ослан районында табигатьтә ял урыны төзүне күздә тота. «For-Rest Glamp» проекты җитәкчесе Илья Спиридонов сүзләренә караганда, глэмпингта ял йортлары, мунча, ашау-эчү, барбекю зонасы урнашыр дип көтелә. Ел әйләнәсе эшләячәк әлеге ял урынында 36 эш урыны да булдырылачак, дип ышандыралар.

Шундый ук глэмпинг Кама Тамагында да пәйда булачак. Аның беренчесе Юрьев мәгарәсе янында урнашыр дип көтелә. Аның проектын «Середина Волги» оешмасы белгечләре эшләгән. Биредә ял йортлары, палаткалы лагерь, фестиваль зонасы белән остаханәләр эшләр дип көтелә. Кама Тамагындагы икенче глемпингны исә Лобач тавыннан ерак булмаган җиргә урнаштырырга тәкъдим итәләр.

Утырышта тәкъдим ителгән тагын бер инвестицион проект Яшел Үзән районында шәһәр яны комплексы төзүне күздә тота. 150 номерлы кунакханә, 37 вилла, спа-комплекс, медицина бүлмәсе, мунча, спорт мәйданчыклары урнашкан әлеге урында ял итеп кенә түгел, сәламәтлекне дә ныгытып булачак дип ышандыра проект авторлары. Мотоспортны үз итүчеләр өчен исә Яшел Үзән районында махсус спорт-туризм базасы төзергә тәкъдим итәләр. Проектны эшләгән «Фаворит Плюс» оешмасы башлыгы Айдар Галиев сүзләренә караганда, биредә 120 кешегә исәпләнгән кунакханә дә урнашачак.

Инвестицион утырышта тәкъдим ителгән тагын ике проект исә ягулык салу станцияләре инфраструктурасын үстерүне күздә тота. Утырышта тәкъдим ителгән барлык проектлар да хупланды.

– Инвесторларыбызга рәхмәт. Бу – бик мөһим проектлар. Районнарыбызда кемпинг, кирәкле инфраструктурасы булган ял зоналары үсү бик яхшы. Бу тармакта алга таба да эш алып барырга кирәк. Табигатебез бай, матур урыннарыбыз күп. Кешеләргә чит төбәк һәм илләргә китмичә, үзебездә генә ял итәрлек шартлар тудырырга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү