Инвестиция советы утырышында 6 проект хупланды: 1654 эш урыны барлыкка килер дип көтелә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Инвестиция советы утырышын үткәрде. Утырыш кысаларында алты инвестиция проекты каралды.

Татарстанның «Дискавер Софт» ИТ-компаниясе Round мобиль кушымта проектын тәкъдим итте. Күңел ачу-белем бирү системасы һәм челленджлар нигезендә кушымта яшүсмерләргә булачак һөнәрне билгеләргә ярдәм итәчәк. Шулай ук бу проект авторлары мәктәп укучылары арасында һөнәри юнәлеш буенча Round республика конкурсын да кушымта аша үткәрергә тәкъдим иттеләр.
«Регионлифтмаш» ҖЧҖ Зеленодольск районында лифт җиһазлары җитештерү буенча завод төзергә планлаштыра. Компаниянең бу өлкәдә 20 елдан артык тәҗрибәсе бар. Проект кысаларында 100 эш урыны булдыру карала.

«Туры инвестицияләр фонды» ҖЧҖ Яшел Үзән районында яңа индустриаль парк проектын тәкъдим итте. Мәйданчык төрле сәнәгать предприятиеләрен урнаштыру һәм склад биналарын төзекләндерү өчен билгеләнгән.

«РариТЭК-технологияләр» инвестпроекты Чаллы һәм Менделеевскта ПАГЗ җитештерү комплексын төзүне һәм ике база АГНКСын төзүне күздә тота.
«Мегастрой» Яшел Үзән районында логистик бүлү үзәге төзелеше проектын тәкъдир итте. Яңа бүлү үзәге товар запаслары белән эшләү сыйфатын шактый арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
«Транс Трейд» ТК шулай ук Яшел Үзән районында үз проектын гамәлгә ашырырга планлаштыра. Компания пластик тәрәзәләр җитештерүне оештыру белән кызыксына.

Инвестиция советы әгъзалары барлык проектларны да хуплады. Рөстәм Миңнеханов район һәм шәһәр башлыкларын, тармак министрларын инвесторларга ярдәм итәргә чакырды. «Бу – эш урыннары, инвестицияләр. Без аларга актив ярдәм итәргә тиеш», – диде Татарстан Президенты.
Татарстанның Инвестиция үсеше агенлыгы мәгълүматларына караганда, 6 проектның гомуми күләме 4,8 млрд сумны тәшкил итә. Аларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә 1654 эш урыны барлыкка килер дип көтелә.


Фикер өстәү