Ат кабыргасыннан кабымлык ясау ЫСУЛЫ

Дания Дәүләтҗановадан бик тәмле ат кабыргасы кабымлыгы әзерләү рецепты

Аның өчен мае күбрәк, ите азрак булган ат кабыргасын алырга. Һәр кабырганы аерып кисәбез. Алдан суган кабыгын юып әзерләп куябыз. Кәстрүл төбенә башта суган кабыгын, өстенә итне тезәбез. Шуннан соң тагын бер кат суган кабыгы салабыз.  Итне капларлык итеп кайнаган су өстибез. Тозны бер литрга  3/4 стакан күләмендә салабыз. Кайнап чыкканнан соң 30 минут пешерәбез. Сүндергәннән соң итне суынганчы кәстрүлдә тотабыз.

Суынган итне алып корытабыз. Әйбәтләп борыч һәм вакланган сарымсак сибеп, фольгага төреп, суыткычның катыра торган камерасына куябыз. Бик тәмле ит кабымлыгы әзер!


Фикер өстәү