Татарстан урманнары өчен 1,7 мең килограмм агач орлыгы әзерләнгән

Агымдагы ел башыннан бирле Татарстан урманнары өчен 1,7 мең килограмм агач орлыгы әзерләнгән.

Шуның 142 килограммын – чыршы, 761 килограммын – нарат, 25 килограммын – карагач, 20 килограммын – каен, 34 килограммын – юкә, 550 килограммын – имән, 202 килограммын башка төрдәге агач орлыгы тәшкил итә. Иң күп агач орлыгы Арча, Яшел Үзән һәм Саба районнарының урман хуҗалыкларында әзерләнгән. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, быелга барлыгы 11 455 килограмм агач орлыгы әзерләү күздә тотыла. Бу эш «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысасында тормышка ашырылучы «Татарстанда урманнарны саклау» төбәк проекты нигезендә башкарыла.


Фикер өстәү