Депутатлар Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында законны хуплады

Парламентыбызның сигезенче утырышы көн тәртибендә Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе юк иде.

Әмма парламент бинасы тирәсендә полиция хезмәткәрләренең шактый ишле булуы һәм анда-санда пикетчылар басып тору утырышның тыныч кына узмавына ишарә иде. Илнең Төп Законына кагылмаска чакырган язулар тотып басканнарны полиция куа. Тегеләре бераз читкә киткән була да яңадан бина каршына килеп баса. Журналистлар, интервью алырга теләп, депутатларны аулый, халык хезмәтчеләре исә, уңайсызланып кына, бер сүз дә дәшмичә, парламент бинасына кереп китә.

Утырыш башлангач, үзебезне дә, халыкны да борчыган кайбер сорауларга җавап алдык. Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе, өстәмә рәвештә көн тәртибенә барыбер куелды.

Дәүсовет комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин тәкъдим ителгән үзгәрешләрне санап, алырга кыскача аңлатма бирде. Аның чыгышыннан аңлашылганча, безнең парламент Россия Думасы хуплаган үзгәрешләргә баш-аягы белән кушылырга тиеш иде кебек. Чыгыш ясаучылар «Путин Конституциясе»нең тууын заман таләбе дип кабул итсәләр, әлеге «тарихи вакыйга»ны өнәп бетермәүчеләр дә булды. Мәсәлән, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Ельцин җимергән илне җыеп алганы өчен Владимир Путинга рәхмәт белдерсә дә, шактый эшләрне эшләп бетермәвен искә төшерде. Ришвәтчелеккә каршы көрәштән башлап җир асты байлыкларына олигархлар гына хуҗа булуы, уртача хезмәт хакы күләме буенча Россиянең дөньяда туксанынчы урында торуы һәм башка шуның ише кимчелекләр турында бик хисле чыгыш ясады Хафиз иптәш. Россия Коммунистлары илдә яңартылган социализм урнашуын телиләр, Конституциягә төзәтмәләр дә тәкъдим иткәннәр, әмма аларга колак салучы булмаган.

Депутат Рамил Төхвәтуллин дәүләт коручы халык теленә, ягъни урыс теленә аерым статус бирүне башка халыкларны кимсетү дип бәяләде.

Ркаил Зәйдулла: «Конституция – Коръән дә, Библия дә түгел, бәлки, аңа үзгәрешләр кертүгә ихтыяҗ да тугандыр», – дип сүз башлады үзе. Әмма депутат, мәсәлән, Конституциягә «Бог» дип язып куюны, илдә ниндидер федераль территорияләр барлыкка килү мөмкинлеге турындагы төзәтмәләрне аңлап бетерми иде. Дөресрәге, аңларга, кабул итәргә теләми иде ул аларны. Урыс халкының бөеклеген инкарь итмәсә дә, дәүләт коручы урыс милләте турында сүз барганда, кайсы чорда оешкан, нинди дәүләт хакында сөйлиләр-язалар икән, дип аптырый. Күпмилләтле илдә бөтен җаваплылыкны бер генә халык өстенә өеп кую килешеп бетәр микән дип шикләнеп, урыс кардәшебезне кызганды. Мин дә жәлләдем өлкән агайны, бер үк җирдә яшәгәч, бөтен шатлык һәм кайгылар уртак булса әйбәт бит инде, дип уйлап куйдым.

Менә сүзне Дәүләт Киңәшчесе Минтимер ага Шәймиевкә бирделәр. Озаклап, шактый җәелеп сөйләде ул. Чөнки, үзе әйтмешли, парламентта сирәк чыгыш ясаганга күрә, вакыт лимиты шактый җыелган. Беренче Президентыбызның сүзне 90 нчы еллардан ук башлавы табигый иде. СССР дигән зур империя җимерелеп, яңасы туарга азапланганда, аның ни рәвешле буласын тәгаен генә берәү дә күзалламады. Нәкъ менә шул буталчык елларда Татарстан, дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул итеп, федераль үзәк белән вәкаләтләр алмашу турында Шартнамә төзеп, федерализм принципларына нигезләнгән дәүләт төзү үрнәген күрсәтә алды. Телгә «Татарстан моделе» дигән сүзләр керә башлады. Минтимер ага Татарстанны юл күрсәтүче маяк белән чагыштырды да кинәт кенә: «Ә сез «маяк» дигән сүзнең ни аңлатканын беләсезме?» – дип сорап куйды. Аннан соң үзе үк җавап та бирде. Бу – татар сүзе, «май» һәм «як» дигән ике сүздән тора, диде. Ягъни май ягып ут кабызу, юлсызларга юл күрсәтү була инде. Һәм без бүген дә маяк булырга тиеш, диде. Ничек итеп? Бүген республикабыз социаль-икътисади үсеш буенча илдә алдынгы төбәкләрдән санала. Безнең әле мөмкинлекләребез тагын да зур икәнне Мәскәү дә белә. Шулай булгач, нигә сөйләшүләр өстәле янына утырмаска?!

Минтимер аганың тәкъдимнәре мондый: безгә хәзер Конституциядәге яңа төзәтмәләрнең ничек эшләячәге турында уйларга кирәк. Путин бүген килеп туган вазгыять турында дөрес әйтә, ил үзгәрде, хәл ителәсе мәсьәләләр дә хәттин ашкан. Аларны хәл итү юлларын Мәскәү белән бергә табарга кирәк. Минтимер ага Россия Президентының үзе белән күзгә-күз очрашу ягында. «Әйе, бәхәсле урыннар бар», – диде Дәүләт Киңәшчесе, күрәсең, күпләрне борчыган милләт һәм телләргә каршы төзәтмәләрне күздә тотып. Ул парламент каршында татар телен саклау, үстерү һәм укыту мәсьәләләре буенча даими абруйлы комиссия оештыру тәкъдимен кертте. Комиссия вакытлыча түгел, ә даими эшли торган булсын.

Аның тәкъдимнәрен Президент Рөстәм Миңнеханов та хуплады һәм комиссияне җитәкләүне Марат Әхмәтовка йөкләргә тәкъдим итте. Әлеге кандидатура берәүдә дә сорау тудырмады. Законны исә депутатлар бер каршы тавыш белән хупладылар. Утырышта парламентыбыз исеменнән Россия Президентына мөрәҗәгать тә кабул ителде.
Шуны уйлап куйдым: ике як, бер өстәл артына утырып, зур сугышларны да туктата алганнар. Бу хакта тарихи мисаллар да шактый. Әмма сөйләшүләр вакытында кемдер артка чигенергә дә мәҗбүр булгандыр, күпмедер дәрәҗәдә югалтуларга да дучар ителми калмагандыр. Безне мондый язмыш көтмәс, дип өметләнәм. Донор төбәкне хәлсезләндерүдән Мәскәүгә файда булмаячак. Маебызны сыгып бетермәсәләр, Минтимер ага әйтмешли, илендә бер маяк булып та калырбыз әле. Кешене өмет яшәтә ул.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү