Конституциядәге үзгәрешләрне аңлату эшен яшьләргә тапшыралар

Сәясәтчеләр илнең төп законына бәйле үзгәрешләрнең юридик ягын хәл иткәндә, гади халык аз вакыт эчендә кертеләчәк тәкъдимнәрнең асылына төшенергә тиеш. Бу эштә волонтерлар ярдәм итәчәк.

Мәгълүмат тарату чараларын “Конституция волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый корпусы штабы әзерли. Кичә Яшьләр эшләре министрлыгы утырышында шушы проект турында сөйләштеләр.  Аның кысасында Татарстандагы күп функцияле үзәкләрдә, мәдәният йортларында, сәүдә үзәкләрдә 30дан артык мәгълүмат бирү нокталары барлыкка киләчәк. Төп чаралар Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Чистай һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә узачак. Исегезгә төшерәбез: 22 апрельдә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча бөтен халык тавыш бирүе узачак.


Фикер өстәү