Җәен күпме бала эшкә урнашачак?

Илдә һәр бишенче бала җәйге каникулын эшләп үткәрергә җыена. Узган ел белән чагыштырганда, андыйлар дүрттән бер өлешкә күбрәк. SuperJob үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Быел республикада 14 мең үсмергә эш бар. Яшьләр кесә калынайтырга әзерме?

Җәен үсмерләр арасында курьер, пешекче, әйдәман булып эшләү популяр. Казанда яшәүче 14 яшьлек Регина Хафизова теш кую үзәгенә урнашмакчы. Әлбәттә, техник булып түгел, документлар тәртипләргә чакырган аны оешма хуҗасы.

– Язгы каникулда апама документлар тәртипләргә булышырга барган идем. Заказлар күп булгач, кәгазьләр рәтләргә вакыты калмый. Бер күчкә өелгән. Җаваплы эш, бер генә документны да бутарга ярамый. Тәртипсезлек яратмыйм. Менә шуларны җайга салдым. Җитәкче канәгать калды, җәйге каникулда эшләргә чакырды. Әлбәттә, ризалаштым, – ди Регина.

КФУ студенты Исламия Сафина быел да «Сәләт» лагерена әйдәман булып бармакчы. Узган ел шунда тәүге акчасын эшләгән.

– 18 көнлек сменада эшләгән өчен 13 мең сум түлиләр. Форумда эшләү файдалырак, акчасы күбрәк. Укуны бетергәч, сәлкешләр янына китәчәкмен. Теләк кенә кирәк. Бүгенге яшьләргә төрле өлкәләрдә акча эшләү мөмкинлеге бар, – ди Исламия Сафина.

Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшкә урнаштыру бүлеге җитәкчесе Дилором Матвеева әйтүенчә, узган ел җәйге чорда шәһәрдә 345 үсмер хезмәт куйган. Быел күпме егет-кызның тир түгәчәге май аенда билгеле булачак.

– Балаларны эшкә урнаштырырга теләгән оешмалардан гаризалар кабул итәбез. Әлегә андыйлар – 12. Алар арасында шәһәрне төзекләндерү, юллар төзү оешмалары, «Водоканал», металлургия заводы һәм башкалар бар, – ди бүлек җитәкчесе. – 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, шәһәрдә ел саен укучылар катнашында мәктәп ярминкәсе үткәрәбез. Эш күп анысы. Яшьләрнең дә азмы-күпме кесә ягын калынайтасы килә. Тик оешма җитәкчесеннән дә күп нәрсә тора. Үсмерләрне эшкә алу – зур җаваплылык. Һәрберсенә остазлар беркетергә кирәк.

Балтач районының «Борнак» җәмгыяте җитәкчесе Рәфкать Нәҗипов белдергәнчә, соңгы вакытта җәен 2–3әр бала эшли. Элек алар 5–6 тапкыр күбрәк булган. Малайлар көтү көтәргә чират торган, хәзер замана башка.

– Балалар амбарда, фермада булыша. Үсмерләр көнгә 4–5 сәгать эшли. Айга 17–18 мең сум хезмәт хакы ала. Телефонда утырганчы, бер-берсе белән аралаша. Арпа белән арышны аерырга өйрәнә, – ди Рәфкать Нәҗипов. – Эш бар ул, хәзер авылда балалар аз. Әти-әниләрнең дә җәйге чорда ул-кызларын ял иттерәсе килә. Аннан үсеп җиткәч, каян килә эш рәте белмәгән яшьләр, дип аптырыйлар. Җәйге каникулда каядыр хезмәт куйсалар, бик әйбәт.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, оешмалар үсмерләрне елга буйларын, урманнарны чистарту, агач утырту, чүп утау, һәйкәлләрне карап тоту кебек эшләргә җәлеп итә. Шулай ук сәнгать оешмалары, зоопарк, авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә яшь көчләрнең кирәге чыга. 18 яше тулмаганнарны авыр хезмәткә, әйтик, җир асты эшләренә, сәламәтлеккә зыян китерә торган хезмәткә җәлеп итәргә ярамый.

Быел республикада 14–18 яшьлек егет-кызларны вакытлыча эшкә урнаштыру өчен 31,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Районнар да үз казнасыннан өлеш чыгара. Әйтик, узган ел 41,5 миллион сум акча тотылган, бу – 2021 ел белән чагыштырганда, 60,7 процентка күбрәк дигән сүз. Әмма былтыр Аксубай, Әтнә, Балтач, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Саба районнары үсмерләрне эшкә урнаштыру өчен акча бүлеп бирмәгән.

Мәшгульлек үзәкләре үсмерләрнең 40 процентка якынын мәдәният, яшьләр һәм спорт, мәгариф бюджет оешмаларына эшкә урнаштыра. Бу очракта район бюджетларыннан акча бүлеп бирү мәсьәләсе карала. Былтыр 12392 үсмер мөрәҗәгать иткән. Алар арасында авыру, ятимнәр дә бар. Сүз уңаеннан, үзәк аша эшкә урнашканда, ай саен 2250 сум өстәп бирелә.

Һәр районда үсмерләрне эшкә урнаштыру күрсәткече шунда яшәүче яшьләрнең 10 процентыннан ким булмаска тиеш. Тик барлык районнар да аны үти алмый. Казан шәһәре, Биектау, Югары Ослан, Мамадыш, Ютазы районнарында укучыларны эшкә урнаштыру күрсәткече азрак булса, Кукмара, Лениногорск, Бөгелмә, Саба районнарында күбрәк. Балаларга хезмәт кадерен аңларга, кесәләрен калынайтырга мөмкинлек бирик.

Күпме эшләргә ярый?

16 яшькә кадәр – атнага 4 сәгатьтән артык түгел.

16–18 яшьтә – атнага 35 сәгатьтән артмаска тиеш.

Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү