Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда “Иннопром. Үзәк Азия” Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаша

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда “Иннопром. Үзәк Азия” Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаша. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Сөрхандәрья өлкәсе хакиме белән Татарстан стендында предприятиеләрнең казанышлары белән танышкан. Мәйданчыкта республикадан 50гә якын компания катнаша.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Рәисе бу көннәрдә Үзбәкстанга эшлекле сәфәр кыла. Кичә ул илдә икенче технопарк ачуда, КФУ филиалының яңа Медицина белеме үзәген ачуда катнашкан, Үзбәкстан Президенты Шәфкать Мирзиёев белщн очрашкан.


Фикер өстәү