Татарстанга җәй бер атнага иртәрәк килергә мөмкин дип фаразлыйлар

Метеорологик җәй Татарстанга бер атнага иртәрәк — майның егермеләре тирәсендә килергә мөмкин. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев шул турыда сөйләгән, бу хакта «Татар-информ» яза.

«Без моны якынча бер атнага, декадага бәялибез. Температура климат нормасыннан якынча бер градуска югарырак булыр дип көтелә», — дип сөйләде эксперт.

Озак вакытка исәпләнгән фараз нигезендә, июнь һәм август климат нормасы чикләрендә, ә менә җәйнең икенче ае салкынрак, нормадан бераз түбәнрәк булачак.

«Әмма бу ай климатик нормадан калышачак дигән сүз түгел, бу уртача күрсәткеч. Бу җәйдә стандарт җәйге һава торышы да, эссе көннәр дә булачак», — дип сөйләде Әүхәдиев.

Доцент сүзләренчә, һава торышы формалашканда төп рольне циркуляция башкара. Әүхәдиев шулай ук кызыклы тенденцияне билгеләп үтте — көньякта температура күрсәткечләре төньяктагыга караганда түбәнрәк. Моның сәбәбе — көчле антициклон. Ул көньякка салкын, төньякка чагыштырмача җылы һава массаларын китерә, дип хәбәр итә Казан федераль университетының мәгълүмат үзәге.

 


Фикер өстәү