Татарстанда ир-ат янгында һәлак булган

Бүген иртән Яңа Суыксу авылының Яшьлек урамында урнашкан шәхси йортта янгын чыккан, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Ялкын бер катлы кирпеч йортны камап алган. 7.58 сәгатьтә янгын сүндерүчеләр коридорда 50 яшьлек хуҗаның мәетен тапкан.

8.09 сәгатькә янгынны сүндергәннәр. Фаҗиганең сәбәпләре һәм уттан зыян күргән мәйданның күләме билгеләнә.

 


Фикер өстәү