Казанда рекордлы температура теркәлгән

Бүген Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга, яшен булырга мөмкин. Бу хакта республиканың Гидрометүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көндез термометр баганасы +17..+22 градуска кадәр күтәреләчәк, көнчыгыш районнарда +26 градуска кадәр җылы булырга мөмкин.

Синоптиклар фаразлавынча, бу көннәрдә уртача һава температурасы үз нормасыннан 9-15 градуска югарырак булачак. Ә мондый җылы һава торышы киләсе атна урталарына кадәр сакланачак.

— Бер ел элек апрель бик эссе булды, бу айда Казанда уртача температура +10,4 градус тәшкил итте. Быел апрельдә яңа температура рекордлары да куелуы ихтимал. Бу айда инде биш ел рәттән шундый җылы һава торышы күзәтелә һәм татарстанлыларга моңа ияләшергә вакыт, — дип сөйләгән КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев «Татар-информ» агентлыгына.

Сүз уңаеннан, җомга Татарстан башкаласында температура рекорды теркәлгән. Кичә һаваның максималь температурасы +25,4 градус тәшкил иткән. Соңгы рекорд 51 ел элек — 1973 елда теркәлгән булган. Ул чакта термометр баганасы +22,6 градуска кадәр күтәрелгән.


Фикер өстәү