Октябрьдә әбиләр чуагын көтәргәме?

Казан федераль университеты белгечләре октябрь аена һава торышы нинди буласын сөйләде.

Экология һәм табигатьтән файдалану институты доценты Тимур Әүхәдиев сүзләренчә, көзнең беренче ае әллә ни гаҗәпләндермәгән. Айның һәр декадасы 1,5 градуска салкынрак булган. Сентябрь аенда Татарстан башкаласында уртача айлык температура нормадан 2 градуска түбәнрәк булып, 11,7 градусны тәшкил иткән.

Быел көз халыкны кыска вакытлы җылы һава торышы белән сөендерде. Октябрь аенда инде әбиләр чуагын көтмәскә дә була, ди белгечләр. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр иткәнчә, барыбыз да белгән әбиләр чуагы, гадәттә, сентябрь урталарында килә иде. Ул чакта һава температурасы 20 градустан югарырак, кояшлы һәм коры була. «Хәзер башкаладагы уртача температура 8,8 градусны тәшкил итә, октябрь башында ул 8 градус булачак, ә аннары акрынлап нульгә кадәр төшәчәк», – ди профессор.

1 октябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Минималь һава температурасы төнлә +2…+7 градус, ә көндез максималь һава температурасы +8…+13 градус булачак. КФУ белгечләре әйтүенчә, октябрьдә уртача температура 4,8 градусны тәшкил итәчәк.

 


Фикер өстәү