Россиядә Google Play сервисы аналогын ясарга җыеналар

Россиядә Google Play аналогы — Android өчен NashStore кушымталар кибете барлыкка киләчәк. Аны 9 майга эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Коммерцияле булмаган автономияле «Цифрлы платформалар» оешмасының проектлар директоры Владимир Зыков шул турыда белдергән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Кызганыч, Россиядә яшәүчеләр Google Play сервисын кушымталарны сатып алу һәм алар өчен түләүгә тиешле рәвештә куллана алмый. Ә кушымталарны эшләүчеләргә акча эшләү мөмкинлеге бетерелде. Бу без бүгенге көндә очрашкан факт. Шуңа күрә без кушымталар туплаган NashStore дип аталган Россия кибетен булдырдык», — дип билгеләп үтте Зыков.

Аның сүзләренә караганда, кулланучылар анда кушымталар йөкли, яңарта һәм язылу өчен түли алачак. Шулай ук Россиядә яшәүче һәм Евразия икътисади союзы илләре гражданнары өчен гадәти сервислардан чикләүсез файдалану мөмкинлеге биреләчәк. Бүгенге көндә кушымталар кибетен булдыру эшендә «Цифрлы платформалар» оешмасы белән җиде йөздән артык компания хезмәттәшлек итә.

Команда кушымталар өчен «Мир» картасы ярдәмендә төрле ысуллар белән түләү мөмкинлеген булдыру максатында эшли.

 

 


Фикер өстәү