Казан медицина көллияте директорын тоткарлаганнар

Уку йорты җитәкчесе кимендә ун кешедән ришвәт алуда шикләнелә.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Казан медицина көллияте директоры Зөһрә Хисаметдинованы ришвәт алуда шикләнеп тоткарлаган. Бу хакта Mash Iptash хәбәр итә.

Телеграм-канал язганча, Хисаметдинова Балтач районында арадашчы тапкан. “Ярдәмчесе” аңа абитуриентлардан ришвәт җыеп тапшырган. Ришвәт күләме 100 мең сумнан 120 мең сумга кадәр җиткән. Акча “медицина көллиятенә укырга керергә ярдәм итүгә” тәгаенләнгән.

Уку йорты директоры кимендә ун ришвәт очрагында шикләнелә.
Зөһрә Хисаметдинова медицина көллиятенә 25 ел дәвамында җитәкчелек иткән. Медицина фәннәре докторы, Идел буе федераль округы урта медицина һәм фармацевтика мәгариф учреждениеләренең директорлар советлары президиумы әгъзасы.


Фикер өстәү