25 сентябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара фармацевтлар көне

Бәйрәм көне Халыкара фармацевтика федерациясе (FIP) – фармацевтика, фәннәр һәм сәнәгать мәнфәгатьләрен яклаучы бөтендөнья оешмасы оешуга туры килә. 1912 елда бу көнне Төркиядә узган Бөтендөнья Фармация һәм фармацевтика конгрессы эшендә оешма рәсми теркәлә. Бу дата 2009 елдан алып барлык илләрдә фармацевтлар көне буларак бәйрәм ителә. Шул вакыттан алып, ул ел саен бу белгечләр эшенең мөһимлегенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, имиджны яхшырту һәм бу һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы оеша

25 сентябрьдә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы оешуга 105 ел тула. Нәкъ менә шушы көнне 1918 елда Вакытлы ревком янында яңа структура барлыкка килә — Казан губернасы идарәсе бүлеге, аның составына совет милициясе бүлеге кертелә. ТАССР оешканнан соң ике ел үткәч, республикада эчке эшләр халык комиссариаты барлыкка килә, аның хезмәткәрләре 12 ел дәвамында хокук тәртибен саклый. Татарстан халык комиссариаты Эчке эшләр министрлыгы 1946 елның мартында гына була, ә ярты гасырдан соң ТАССР Эчке эшләр министрлыгы урынына Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы барлыкка килә.

Эшчеләр дә укырга тиеш!

1919 елның 15 сентябрендә Казан университеты карамагында элеккеге Ксенин гимназиясе бинасында «рабфак» эшли башлый. Моңа Совнаркомның «Югары уку йортларына кабул итү хокуклары турында»гы декрет этәргеч була. Шуннан соң илдә төрле югары уку йортлары базасында «эшчеләр өчен факультетлар» челтәре булдырыла. Указ 16 яшькә җиткән һәр кешегә илнең теләсә кайсы югары уку йортында тыңлаучы булырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта диплом да, аттестат та, урта яки һөнәри белем алу турында таныклык та таләп ителми. Мондый уку бөтенләй бушлай була, ә «рабфаклар» югары мәктәпкә керү өчен әзерлек бүлекчәләре булып китә.

Казан – башкала!

1920 елның 25 сентябрендә Казанда Татар Автономияле Республикасы Советларының оештыру съезды уза. Анда делегатлар югары хакимият органын — татар Республикасы советларының Үзәк Башкарма комитетын сайлый, анда 59 кеше керә, ә яңа төзелгән республиканың башкаласы итеп рәсми рәвештә Казан раслана.

Азык-төлек карточкалары гамәлдән чыга

1935 елның 25 сентябрендә СССРда икмәккә бәяләрне төшерәләр һәм ит, балык һәм шикәргә азык-төлек карточкаларын гамәлдән чыгаралар. Ә бер атнадан соң азык-төлек товарлары өчен карточкалар бөтенләй юкка чыгарыла. Аларны бетергәннән соң бәяләр шактый арта, инфляция башлана.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү