10 октябрь  көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья психик сәламәтлек көне

Бөтендөнья психик сәламәтлек федерациясе инициативасы белән БМО тарафыннан гамәлгә куела. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Җир шарында яшәүче халыкның һәр өченче-дүртенчесе психик тайпылыштан интегә. Ә һәр икенче кешенең кайчан да булса авырып китү куркынычы бар.

Бөтендөнья үлем җәзасына каршы көрәш көне

Бу көн 2003 елда гамәлгә куела. Үлем җәзасы халыкара хокук белән тыелмаган. Әмма бүген әлеге чара Европа Советына кергән барлык илләрдә дә диярлек кулланылмый. Бу җәзаны гомер буена  иректән мәхрүм итү алыштыра. «Халыкара амнистия»  хокук саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньядагы 100 дән артык ил  үлем җәзасыннан баш тарткан.

Халыкара ботка көне

Октябрь аенда Халыкара ботка көнен билгеләп үтәләр. Бәйрәм Бөекбританиядә барлыкка килгән дип санала. Анда әле дә солы боткасын әзерләү һәм ашау традициясе көчле. Бу бәйрәм беренче тапкыр 2009 елда хәерче илләрдә ачлык кичерүче балаларга ярдәм итүче үзәккә ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә.

Трамвай юллары

1904 елда Казанда хәрәкәт тизлеген арттыру өчен бер тәгәрмәчле трамвай линияләрен ике тәгәрмәчлегә алыштыру башлана. Башта трамвайларны йөртү өчен ат  кулланганнар, әмма берникадәр вакыттан соң атларны (кыйммәт булу сәбәпле) пар двигателенә алыштырырга карар кылганнар. Пар механизмы да янгын чыгу ихтималы булу, тавышы һәм төтен чыгару аркасында киң таралыш тапмый. Инженер Федор Пироцкийның бу өлкәдәге казанышлары ярдәмендә Петербургта беренче электр трамваен эшләтеп җибәрү мөмкин була. 1899 елда мондый трамвайлар Казанда да барлыкка килә.

ВКонтакте

17 ел элек (2006) ВКонтакте социаль челтәре эшли башлый. Бу сайтны абыйлы-энеле Павел һәм Николай Дуровлар төзи. Башта аны студентлар һәм чыгарылыш укучылары өчен генә дип тәгаенлиләр. Әмма ВКонтакте бик тиз тарала. 2007 елның июленә аңа инде бер миллионнан артык кеше теркәлә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү