Укытучыларның уртача хезмәт хакы 67 мең сумга җитәчәк

2022 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә мәктәп укытучыларының уртача хезмәт хакы 49,7 мең сум булган. 2023 елда ул 53,9 мең сумга җитәчәк, ә 2026 елда 67 мең сум булыр дип фаразлана. Бу хакта РФ Хөкүмәте тарафыннан әзерләнгән еллык докладта әйтелә.

2026 елда урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучыларының һәм производствода укыту осталарының хезмәт хакы 66,5 мең сум тәшкил итәчәк.
Бу вакыт эчендә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче педагогларның хезмәт хаклары 30%тан артыкка күтәреләчәк: 2022 елда 43,1 мең улса,  2026 елда 58,1 меңгә кадәр җитәчәк.

2026 елга Россия югары уку йортларының профессор-укытучылар составының хезмәт хакы 138,3 мең сумга кадәр җитәр дип көтелә. 2022 ел нәтиҗәләре буенча илдә уртача күрсәткеч 111,4 мең сум тәшкил итте. Шулай итеп, монда педагогларның хезмәт хакы үсеше 25% тәшкил итә.


Фикер өстәү