Дмитрий Песков Россия чикләрен ябу турында сорауга җавап бирде

Россия кешеләренең илдән чыгуын чикләү мөмкинлеге турында мәсьәлә Кремльдә каралмый. Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков шулайдип белдерде.

Чикләрне узып чыгарга кирәк булганда, билгеләнгән датага алдан бронь ясау турындагы закон проектын кабул итәргә җыеналар, Песковка сорауны шул уңайдан бирделәр.

«Юк, бу мәсьәлә турында Кремльдә сөйләшенми. Документ буенча аңлатмалар бирелде, шулардан чыгып эш итәргә кирәк», – дип яза ТАСС Песковның сүзләрен.

 

 


Фикер өстәү